Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

Исәп алырга әзерлек башланды

Авыл хуҗалыгы исәбен алуның быелгы үзенчәлекләренә килгәндә, исәп алу кампаниясе 25 көн түгел, 45 көн дәвам итәчәк. Быел исәп алу объектлары исемлегенә авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүгә тәгаенләнгән җир хуҗалары, җирне арендалаучылар яки малы булган юридик һәм физик берәмлекләр керә. Югары технологияләр нәтиҗәле файдаланылачак. 2006 елгы исәп алудан аермалы буларак, авыл...

 

Авыл хуҗалыгы исәбен алуның быелгы үзенчәлекләренә килгәндә, исәп алу кампаниясе 25 көн түгел, 45 көн дәвам итәчәк.

Быел исәп алу объектлары исемлегенә авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүгә тәгаенләнгән җир хуҗалары, җирне арендалаучылар яки малы булган юридик һәм физик берәмлекләр керә. Югары технологияләр нәтиҗәле файдаланылачак. 2006 елгы исәп алудан аермалы буларак, авыл хуҗалыгы оешмалары, крестьян хуҗалыклары тиешле мәгълүматны интернет аша да җибәрә алачак, бу очракта аларга барып йөрүнең дә хаҗәте калмый. Исәп алучылар планшетлы компьютерлардан файдаланачак. Әзерлек эшләренең календарь планы төзелеп, районнарда инструкторлар, күчереп язу участоклары билгеләнә. Хәзер исәп алучыларны сайлап алу бурычы тора. Мондый эшкә җаваплы, тәҗрибәле, авыл тормышын, авыл хуҗалыгы үзенчәлеген яхшы белүчеләр, 2006 елда бу эштә катнашканнар да җәлеп ителер дип көтелә. 45 көн дәвамында эшләргә туры киләчәк бит, димәк, һәркемгә көн саен, ким дигәндә, 10 шәхси хуҗалыкта йөреп чыгарга кирәк булачак. Май аенда исәп алучыларны укыта башлау планлаштырыла. Югарыда әйтелгәнчә, быел исәп алуда югары технологияләр, планшетлар да файдаланыла. Шулай булгач, аларны үзләштерү укыту программасына кертелгән. Аннары һәркем тест рәвешендә имтихан тапшырачак. Билгеләнгән кешеләр адреста күрсәтелгән йортның, объектның булу-булмавын ачыклау өчен июль башына кадәр үзләренең участогын йөреп чыгарга тиеш була. Кампания 1 июльдә башланачак. Чын исәп алучыны ялганыннан ничек аерырга соң дигән сорау туа. Беренчедән, исәп алучылар махсус киемдә булачак. Ачык төсле, капюшонлы жилетлары әллә каян күренеп торачак. Иң мөһиме - һәр исәп алучы үзе белән фотосурәтле таныклыгын йөртәчәк. Аны йорт хуҗалары, хуҗалык җитәкчеләре таләп итә ала. Гомумән, исәп алу турындагы мөһим яңалыклар белән киңкүләм мәгълүмат чаралары аша танышып барырга мөмкин.

Әлфия МОСТАФИНА әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса