Бөек галимнең якты истәлегенә
16 март көнне шәһәребез үзенчәлекле милли нурларга коенды, татар җәмәгатьчелеге олы вакыйгага шаһит булды. Шәһәребездә тарихчы-галим, мәгърифәтче, публицист, сәясәт һәм җәмәгать эшлеклесе, якташыбыз Һади Мифтахетдин улы Атласов эшчәнлегенә багышланган фәнни-гамәли конференция үтте.
Ләйсән ВИЛДАНОВА.
Ф.Вәлиәхмәт фотолары.
2012 ел Татарстан Республикасында Тарихи-мәдәни мирас елы буларак игълан ителде, Һади Атласи конференциясе дә шушы ел кысаларында уздырылды. Чара килгән кунакларны 14 нче татар гимназиясендә урнашкан Һади Атласи музее белән таныштырудан башланып китте. Тантананың төп өлеше исә Татар мәдәният үзәгендә үтте. Әйе, 1990 еллар башында, Һ.Атласиның улы Угыз Атласов белән берлектә, танылган шәхесебезне искә алу кичәсен уздыру күркәм гадәткә әйләнеп киткән булса, бу чараның чикләре елдан-ел киңәя, аның көче дә арта барып, ул районыбызда татар милләте өчен иң зур, көчле җыеннарның берсенә әйләнде. Быелгы конференциянең шаһиты буларак, мин моның нәкъ менә шулай икәненә тулысынча инандым.
Тантанада Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Илдус Касыймовның катнашуы һәм татар җәмәгатьчелеге каршында чыгыш ясавы да чараның дәрәҗәсен күтәрде. Күркәм бәйрәмдә шулай ук Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Лера Мөстәкыймова, Казаннан, Оренбург өлкәсе Әсәкәй районы, Әлмәт, Лениногорск, Чаллы, Чүпрәле, Азнакай, Баулы, Ютазыдан һәм башка төбәкләрдән дә кунаклар бар иде. Бөгелмә төбәгенең Һади Атласи бүләге лауреатлары, фидакарь укытучылар, шәфәгать ияләре, мәгърифәтчеләр һәм Бөгелмә җирлеге җәмәгатьчелеге, районыбызның предприятие җитәкчеләре, ветераннар, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, балалар бакчалары хезмәткәрләре һәм укучы балалар катнашты.
Тантананың пленар өлешен Һади Атласи исемендәге хәйрия фонды рәисе, чараның төп оештыручысы Фәүзия Мәхмүтова ачып җибәрде. Иң беренчеләрдән булып сүз алган Бөгелмә муниципаль районы башлыгы И.Касыймов районның торышына, җитештерүчәнлек өлкәсенә кыскача күзәтү ясаганнан соң, әлеге чараның әһәмиятенә басым ясап, милләтебез дәвамчыларына рәхмәтләрен җит-керде.
Бәйрәмнең кадерле кунаклары шагыйрь, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Гәрәй Рәхим, язучы, публицист, җәмәгать эшлеклесе Айдар Хәлим, язучы, тарихчы-галимә, Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитеты президиумы әгъзасы Фәүзия Бәйрәмовалар-ның бу конференциядә катнашып, үз сүзләрен әйтүләре, фикерләрен җиткерүләре барчабыз өчен дә бик зур әһәмияткә ия булды.
Ел саен конференция эшендә башкарыла торган тагын бер күркәм гамәл - милләт өчен саллы эшләр башкарган, аның гореф-гадәтләрен саклау, рухи мирасны киләчәк буынга җиткерүдә үзеннән зур өлеш керткән шәхесләрне, укытучыларны, укучыларны бүләкләү. Һади Атласи хәйрия фонды тарафыннан милләтебезнең телен, мәдәниятен саклауда, аның чын тарихын ачык-лауда аеруча иҗтиһат күрсәткән зат-ка "Мәгърифәтче" исеме бирелә. "Фидакарь укытучы"ларыбызның саны да 29га җитте, 9 "Шәфәгать иясе", 5 "Иҗтиһатлы укучы"быз бар иде инде.
Быел "Мәгърифәтче" исеме халык язучысы, күренекле җәмәгать эшлеклесе, милләт мәнфәгатьләрендә армый-талмый эшләүче Рабит Батуллинга бирелде. Шул турыдагы шаһәдәтнамәне һәм гыйззәт билгесен аңа Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Илдус Касыймов тапшырды. Шулай ук халкыбыз мәнфәгатьләрен кайгыртып кылган игелекле гамәлләре өчен Бөгелмә төбәге эшмәкәре, милли хәрәкәтнең актив вәкиле Фәрит Нәбиуллинга - "Шәфәгать иясе" исеме, татарның асыл улы, журналист, җәмәгать эшлеклесе Дамир Асыловка һәм рәссам Мөдәррис Минһаҗевка Рәхмәт хаты тапшырылды.
"Иҗтиһатлы укучы" исеменә Бөгелмә районы Һади Атласи исемендәге 14 нче татар гимназиясе укучысы Илгиз Морзаханов, Чүпрәле районы Түбән Чәке мәктәбеннән Энҗе Абдуллина, Лениногорск районы Подлесный мәктәбе укучысы Гөлшат Җиһаншина, Оренбург өлкәсе Иске Мөэмин мәктәбе укучысы Илнар Садыйков лаек булдылар.
"Фидакарь укытучы" исемен исә 9 тынгы белмәс мөгаллимә алды. Менә алар: Әлмәт районы Тихоновка мәктәбе укытучысы Наҗия Ганиева, Лениногорск районы Подлесный мәктәбе укытучысы Инсия Шәрәпова, Баулы районы Исергәп мәктәбе укытучысы Римма Нәгыймова, Азнакай районы 1 нче мәктәп укытучысы Фәридә Шәйхелисламова, Оренбург өлкәсе Әсәкәй мәктәбе укытучысы Нәзимә Аталыкова, Чүпрәле районы Түбән Чәке мәктәбе укытучысы Айсылу Шиһабетдинова, Бөгелмә районы Татар Димскәе мәктәбе укытучысы Сәрия Галләмова, Бөгелмәнең Һади Атласи исемендәге 14 нче татар гимназия-се укытучысы Ләйсән Мөлихова һәм шәһәребезнең 2 нче "Батыр" балалар бакчасы мөдире Альбина Мирзахановалар. Аларга шаһәдәтнамәләрне Рабит Батулла шәхсән тапшырды.
Фәнни-гамәли конференция Гоголь урамындагы интернат-мәктәп бинасы янында атласовчылар истәлегенә куелган мемориаль тактага чәчәкләр салу белән тәмамланды.
Әйе, милләтебез мәнфәгатьләрен кайгыртып, җанын да аямаган фидакарь милләттәшебез Һади Атласи һәм аның көрәштәшләре эшчәнлегенә тагын бер тапкыр күзәтү ясау оештырганнары өчен, иң беренче чиратта, хакимият, мәгариф идарәсе хезмәткәрләренә, чараны оештыру чыгымнарын үз өсләренә алган "Балкыш" җәмгыяте җитәкчесе Хәмзә Мотыйгуллинга, Карабаш бистәсе шәхси эшмәкәре Фәрит Нәбиуллинга, татар мәдәният үзәге хезмәткәрләренә, галимнең язмышын һәм хезмәтләрен өйрәнү өстендә саллы эшләр башкарып, аларны безгә дә җиткерергә тырышкан шәхесләребезгә, милләтпәрвәр ул-кызларның барчасына да олы рәхмәт белдерәбез. Чыннан да, чара бик матур үтте, залда утыручы яшь буын вәкилләре дә үзләренең фидакарь, көчле татар милләте дәвамчылары булуларына зур горурлык хисе кичергәннәрдер, мөгаен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа