Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

Бөгелмәләр татар телендә бердәм диктант язачак

Татарстан Республикасында - ике дәүләт теле. Байтак еллар татар теленең статусы, аны тиешле дәрәҗәгә күтәрү турында сүз бара. Үз телендә камил cөйләшергә теләүчеләр саны да елдан-ел арта. Шуны күздә тотып, Казан дәүләт медицина университеты, беренчеләрдән булып, татарча грамоталы язу осталыгын сынау өчен акция - БЕРДӘМ ДИКТАНТ уздыру эшен үзенә йөкләде....

 

Татарстан Республикасында - ике дәүләт теле. Байтак еллар татар теленең статусы, аны тиешле дәрәҗәгә күтәрү турында сүз бара. Үз телендә камил cөйләшергә теләүчеләр саны да елдан-ел арта.

Шуны күздә тотып, Казан дәүләт медицина университеты, беренчеләрдән булып, татарча грамоталы язу осталыгын сынау өчен акция - БЕРДӘМ ДИКТАНТ уздыру эшен үзенә йөкләде.

Әлеге акция "Татарстан Республикасы халыклары телләре турында"гы Законны тормышка ашыру, милләтебезнең телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү максатларын күздә тотып башкарыла.

Акциядә катнашучылар, Татарстанның кайсы гына төбәгендә яшәүләренә карамастан, бер үк вакытта кулларына каләм алып, бер үк текстны язарга тиеш. Бу - акциянең төп үзенчәлеге. Татар телен яратучылар чарадан читтә калмыйча, телне ни дәрәҗәдә яхшы белүләрен тикшереп карарлар дип ышанабыз.

Бердәм диктант 23 апрель көнне көндезге сәгать 2дә барлык үткәрү урыннарында башланып китә. Бәйгедә катнашучылар быел Габдрахман Әпсәләмовның барыбызга да таныш "Ак чәчәкләр" романыннан өзек язачак. Бу әсәргә мөрәҗәгатъ итүебез очраклы түгел. Автор үз әсәрендә табибларга хас булган намуслылык, шәфкатьлелек, үз хезмәтеңә тугры калу кебек сыйфатларны пропагандалый, һәр кешегә аңлаешлы булган, бүген дә актуальлеген югалтмаган проблемаларны күтәрә.

Акцияне башлап җибәрүче буларак, Казан дәүләт медицина университеты диктантны уздыруга кирәкле барлык материаллар белән тәэмин итү һәм массакүләм мәгълүмат чараларында аны яктыртып баруны үз өстенә ала.

Урыннарда (мәйданчыкларда) таратыласы белдерүләр, диктант язу өчен махсус бланклар, диктантта китерелгән авыр язылышлы сүзләр һәм тыныш билгеләренә аңлатмалар, тикшерү критерийлары оештыручыларга вакытында тапшырылачак.

Урыннарда оештыручылардан исә чарада катнашырга теләк белдерүчеләрне җыю, үткәрү урыннарын әзерләү, тикшерү эксперт комиссиясе туплау, диктант яздыручыларны билгеләү һәм эшләрне тикшереп, нәтиҗәләрне, Бердәм диктантның махсус сайтына урнаштыру өчен, төп оештыручыларга җибәрү сорала.

Бездә әлеге акция Бөгелмә медицина училищесы бинасында (Калинин урамы, 72 нче йорт) узачак.

Бердәм диктант язуда медицина училищесы студентлары гына түгел, шәһәрнең башка югары һәм урта уку йортлары, шулай ук мәктәпләр дә катнашыр дигән өметтә калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса