Бөгелмәләр кандидатларга кандидатлар сайлый
«Единая Россия» партиясендә алдан тавыш бирү эше быел халык арасында оештырылды. Бу процесс бөгелмәләрне куандырды. "Үз тавышын бирү өчен алар сайлау участогына сәгать 8 тулганчы ук килеп басканнар иде. Бу безне - сайлау участогы хезмәткәрләрен бераз шаккатырды. Хәтта шатландырды да. Быел бөгелмәләр аеруча актив", -- ди 465 нче номерлы сайлау...
«Единая Россия» партиясендә алдан тавыш бирү эше быел халык арасында оештырылды. Бу процесс бөгелмәләрне куандырды. "Үз тавышын бирү өчен алар сайлау участогына сәгать 8 тулганчы ук килеп басканнар иде. Бу безне - сайлау участогы хезмәткәрләрен бераз шаккатырды. Хәтта шатландырды да. Быел бөгелмәләр аеруча актив", -- ди 465 нче номерлы сайлау участогы җаваплысы Илмира Гарәфетдинова. Әлеге сайлау участогында сәгать 11гә сайлаучыларның инде 30 проценты килеп, үз гражданлык бурычын үтәгән иде.
- Мин 45 кандидатның һәрберсе турындагы мәгълүмат белән җентекләп танышып чыктым. Кайсыдыр инвестицияләр өстендә эш итәргә, кайсыдыр балалар проблемасын күтәреп чыгарга тели. Яңа депутатларны сайлап алырга кирәк. Россиянең киләчәген алар ярдәме белән төзиячәкбез, -- ди сайлауга килүче Валентина Куманиева.
Бөгелмәдә сәгать иртәнге 8дән алып, кичке 20 сәгатькә кадәр барлыгы 16 сайлау участогы эшләячәк. Шул рәвешле, бүген, алдан тавыш биреп, бөгелмәләр 2016 елның 18 сентябре көнне партиядән кандидат булып чыгарылачак кешеләрне билгеләп куя.
Айгөл ШӘРӘФИЕВА.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа