Бөгелмәлеләр булдыра!
Түбән Кама шәһәренең “Дуслык” стадионында әлеге шәһәрнең “Пчелка” йөгерергә яратучылар клубының 41 еллыгына багышланган традицион җиңел атлетика ярышы узды.
14 апрельдә, Түбән Кама шәһәренең “Дуслык” стадионында әлеге шәһәрнең “Пчелка” йөгерергә яратучылар клубының 41 еллыгына багышланган традицион җиңел атлетика ярышы узды. Спорт бәйрәмендә 46 кеше катнашты, алар 2 һәм 3 километрга йөгерүдә көч сынаштылар. Әлеге чарага Бөгелмә спорт ветераннары да чакырылган иде.
Якташыбыз Владимир Белов 2 километр дистанциягә йөгерү буенча 70 яшьлекләр һәм өлкәнрәк ир-атлар арасында иң яхшы нәтиҗә күрсәтте һәм пьедесталның иң югары баскычына күтәрелде. 50–59 яшьлек ир-атлар төркемендә 3 километр дистанциядә Ильяс Шәйгарданов бронза яулады.
Җиңүчеләр һәм призерлар Мактау грамоталары, медальләр һәм статуэткалар белән бүләкләнделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа