Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

Бөгелмәгә ТР Дәүләт Советы әгъзалары килде

Балаңны тыныч күңел белән урамга чыгарып җибәрәсең килсә, иркле халык дружинасына (ДНД) кушыл.

Балаңны тыныч күңел белән урамга чыгарып җибәрәсең килсә, иркле

халык дружинасына (ДНД) кушыл. Бөгелмәлеләргә шул фикерне сеңдерергә

дип, ТР Дәүләт Советы әгъзалары килгән. Алар Бөгелмәдә законлык һәм

хокук тәртибе булдыру буенча ТР Дәүләт Советы комитетының күчмә

утырышын уздырды.

Дәүләт Советы депутатлары Шакир Яһудин һәм Рафил Ногманов башта

Бөгелмә кадет мәктәп-интернатын, 3нче һәм 6нчы тәртип саклау оператив

пунктларын карап уздылар, аларга үз бәяләрен бирделәр.

- Җәмәгатьчелек тынычлыгын саклауны тәэмин итүдә булдыруда халыкның

катнашуы бүгенге көндә иң җитди темаларның берсе булып тора. Вакыт-

вакыт без районнарга чыгып, барган эшләрне карап кайтабыз. Узган елгы

күрсәткечләр буенча, Бөгелмә бу юнәлеш эшчәнлегендә бермә-бер артта иде.

Аннары моны контрольгә алдык, тикшердек һәм табылган кимчелекләрне

төзәтергә 2018 елның маена кадәр вакыт бирдек. Килүебезнең максаты шул да

инде. Алга китеш күзәтелә, ләкин шулай да комитет чыгарган күрсәтмәләр

барысы да үтәлмәгән. Аларны башкарырга без ел азагына кадәр вакыт бирәбез.

Без тагын бер тапкыр килеп, тикшереп китәчәкбез. ДНД комплекслы эш. Анда

предприятие, учреждение, оешмалар һәм халыкның катнашуы сорала. Аларны

кызыксындыру чаралары булдырырга кирәк, – дип сүз тотты Шакир Яһудин.

Эчке эшләр органнары белән берлектә, дружина әгъзалары эчкечелек,

хулиганлык, наркомания, урлашу һәм башка төрле хокук бозуларга каршы кискен

көрәш алып барырга тиеш. Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүдә, балигъ

булмаганнарның хокук бозуларын кисәтүдә һәм хокук тәртибен бозудан зыян

күрүчегә ярдәм итүдә дә дружиначылар активлык күрсәтергә тиеш. 2017 елда

Бөгелмә районында дружиначылар 3 җинаять эшен ачарга ярдәм иткән. Шулай ук

алар тарафыннан 324 административ хокук бозу очрагы ачыкланган. Быел исә

ирекле халык дружинасы әгъзалары 1 җинаятьне ачырга булышкан һәм 184

административ хокук бозуга киртә куйган. Бүгенге көндә безнең районда 45

дружиначылар отряды эшли, аларда 475 кеше исәпләнә.

Халыкны кызыксындыру чаралары да уйлап табылган. Муниципаль

дәрәҗәдә “Иң яхшы дружинник”, “Иң яхшы ирекле халык дружинасы” конкурсы

уздырыла. Аңа нәтиҗәләр квартал саен ясала, ә җиңүчеләр елга бер тапкыр

бүләкләнә. 2018 елның беренче кварталында урыннар болайрак:

“Иң яхшы дружинник” номинациясендә 3нче урында – “Лифтсервис”

җәмгыяте хезмәткәре Андрей Андреев, 2нче – “ТНГ-Групп” җәмгыяте хезмәткәре

Евгений Исмәгыйлев, 1нчелек шулай ук “ТНГ-Групп” эшчесе Ринат Гәрәевта.

“Иң яхшы ирекле халык дружинасы” номинациясендә ике оешма –

“Лифтсервис” һәм “ТНГ-Групп”.

- Бөгелмәнең барлык оешмалары да ДНД сафларына кушылырга ашкынып

тормый. Аңлашу табалмаучылар исемлегендә – “ТатНИПИнефть” институты,

“Бугульмагаз” идарәсе, 1нче Бөгелмә ашлык продуктлары комбинаты, Бөгелмә

сөт комбинаты, Бөгелмә электр челтәрләр компаниясе, мәгариф идарәсе,

Бөгелмә пенсия фонды, салым инспекциясе, Бөгелмә электр насослары заводы,

Бөгелмә механика заводы”. Аларга яңадан хатлар юлладык. Бүгенге көндә уңай

җавап Бөгелмә сөт комбинатыннан һәм мәгариф идарәсеннән алынган. Ә менә

1нче Бөгелмә ашлык продуктлары комбинаты хезмәткәрләре җәмәгатьчелек

өчен мөһим эштә катнашырга теләк белдермәгән, – дип хәбәр итте халык

дружиналары эшчәнлеген координацияләү штабы рәисе, Бөгелмә шәһәре

башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Конков.

- Менә инде ничә еллар полиция хезмәткәрләре санын кыскарту эшләре бара.

Ул вазифаларны бит кемнәрдер үтәргә, кемдер урамда эшләргә тиеш. Бөгелмә

районы статистикасына күз салсак, урамда җинаятьләр саны артуын күрәбез.

Бүгенге көндә Бөгелмәдә 9 тәртип саклау оператив пункты бар, атнага ике

тапкыр 14 кеше дружинага чыга. Бу бик аз. Безнең өйдә, безнең ишегалдында

тәртипне сакларга полициянең көче юк, ул эшне үзебез эшләргә тиеш, – дип

белдерде Рафил Ногманов.

Комитет утырышы вакытында тәртип саклау оператив пунктларының,

Бөгелмә районы авыл җирлекләрендә алып барылган эшләргә бәя бирелде.

Ләйсән БИКБУЛАТОВА.

Альбина Акимова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса