Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

Бөгелмәдә төзекләндерү эшләренең икенче этабы башланды

Быел Кызыл Армия урамындагы культура һәм ял паркында төзекләндерү эшләренең икенче этабы башланачак. Бүген биредә шәһәр мэры күчмә җыелыш үткәрде. Беренче эш итеп, паркны кышкы пычырактан җыештырачаклар, корыган агачларны кисәчәкләр, чәчкәләр утыртачаклар. Төзекләндерү эшләренең икенче этабы вакытында паркта видеокамералар урнаштырачаклар, соңыннан биредә җәяүле патруль йөриячәк. Чүп-чар өчен махсус контейнерлар кую...

Быел Кызыл Армия урамындагы культура һәм ял паркында төзекләндерү эшләренең икенче этабы башланачак. Бүген биредә шәһәр мэры күчмә җыелыш үткәрде. Беренче эш итеп, паркны кышкы пычырактан җыештырачаклар, корыган агачларны кисәчәкләр, чәчкәләр утыртачаклар. Төзекләндерү эшләренең икенче этабы вакытында паркта видеокамералар урнаштырачаклар, соңыннан биредә җәяүле патруль йөриячәк. Чүп-чар өчен махсус контейнерлар кую планнаштырыла. Моннан тыш балалар зонасын зурайтырга ниятлиләр. Мемориаль комплекс барлыкка киләчәк. Төзекләндерү эшләренең икенче этабын 1 июльгә тәмамларга җыеналар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса