Бөгелмәдә соңгы кыңгырау чыңы яңгырый
Кадерле яшьләр, мәктәпләрнең чыгарылыш укучылары! Сезне дә, педагогларыгызны һәм әти-әниләрегезне матур бәйрәм - Соңгы кыңгырау көне белән котлыйм! Бүген сезнең өчен гомергә истә кала торган үзенчәлекле көн:мәктәпне тәмамлап, олы тормышка аяк басасыз. Сезнең алда киләчәк ишекләре ачыла, яңа юллар көтә һәм бу көндә сез кайсы юлны сайларга, нинди һөнәр иясе...
Кадерле яшьләр, мәктәпләрнең чыгарылыш укучылары!
Сезне дә, педагогларыгызны һәм әти-әниләрегезне матур бәйрәм - Соңгы кыңгырау көне белән котлыйм!
Бүген сезнең өчен гомергә истә кала торган үзенчәлекле көн:мәктәпне тәмамлап, олы тормышка аяк басасыз. Сезнең алда киләчәк ишекләре ачыла, яңа юллар көтә һәм бу көндә сез кайсы юлны сайларга, нинди һөнәр иясе булырга икәнен дә хәл итәргә тиешсез.
Мәктәптә сез алдагы үсеш юлына кереп китәрлек, киләчәктә яңа үрләр яуларга сәләтле булырлык дәрәҗәдә нигезле белем алдыгыз. Мәктәп еллары сездә иң гүзәл хисләр - туган төбәккә, аның тарихына, мәдәниятенә мәхәббәт тәрбияләде. Үз-үзегезгә ышаныгыз, бер генә кыенлык каршында да каушап төшмәгез, хыялланудан туктамагыз, талантларыгызны актив күрсәтегез! Барысы да яхшы булыр, туган илебез үсешенә киләчәктә сез дә үзегездән лаеклы өлеш кертүчеләр булырсыз. Мин моңа ихлас ышанам! Сезнең ни дәрәҗәдә уңышлы булуыгызга җәмгыятебезнең иминлеге дә бәйле бит.
Хәерле сәгатьтә хәерле юл сезгә, кадерле яшьләр!
Ихтирам белән,
Илдар ГЫЙЛМЕТДИНОВ,
Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа