Бөгелмәдә "Матур булыйк, кызлар!" күргәзмәсе ачылды
Татар мәдәният үзәге төрле темаларга багышланган рәсем күргәзмәләре оештыруда шәһәрдә беренчеләрдән булып тора. Хатын-кызлар бәйрәме алдыннан биредә "Матур булыйк, кызлар!" исеме астында күргәзмә ачылды. Залны Бөгелмә, Лениногорск, Әлмәт, Чаллы рәсем осталары эшләре бизәгән. Рәссамнарның барысы да - хатын-кызлар. Авторларның кайберләре күргәзмәне ачу тантанасына да килгән иде. 50дән артык рәсемдә --...
Татар мәдәният үзәге төрле темаларга багышланган рәсем күргәзмәләре оештыруда шәһәрдә беренчеләрдән булып тора. Хатын-кызлар бәйрәме алдыннан биредә "Матур булыйк, кызлар!" исеме астында күргәзмә ачылды. Залны Бөгелмә, Лениногорск, Әлмәт, Чаллы рәсем осталары эшләре бизәгән. Рәссамнарның барысы да - хатын-кызлар. Авторларның кайберләре күргәзмәне ачу тантанасына да килгән иде. 50дән артык рәсемдә -- Ирина Хөсәенова, Рауза Латыйпова-Иванова, Мария Фадеева, Агуник Тамамян, Наталья Кульпина һәм башкаларның хезмәт җимеше.
-- Күргәзмәнең авторлары -- танылган рәссамнар. Без аларны хөрмәт итәбез, алар эше белән горурланабыз. Һөнәри осталыклары кайбер ир-егетләрнең эшләрен дә уздырып җибәрә, -- ди Татарстанның көньяк-көнчыгыш Рәссамнар союзы рәисе Мөдәррис Минһаҗев үз чыгышында.
Күргәзмәгә куйган рәсемнәрдә табигать күренешләрен, хатын-кыз нечкәлеге белән төшерелгән чәчәкләрне, портретларны күреп була. Бөгелмәлеләр хатын-кызлар иҗатына апрель азагына кадәр соклана алачак.
Айгөл ШӘРӘФИЕВА.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа