Бөгелмәдә – Хәтер көне (+ фотолар)
"Халык дошманы" , "чит ил шымчысы" - бу нахак сүзләр бөек мәгърифәтче, мөгаллим, җәмәгать эшлеклесе Һади Атласи тормышындагы кара тамга. 15 февральдә ул һәм аның тарафдарлары атып үтерелгәнгә 80 ел тулды. Быелгы фәнни-гамәли конференция һәм Һ. Атласи исемендәге премияне тапшыру тантанасы шул истәлекле датага багышланды. Салмак кына моңсу көй, утлары...
"Халык дошманы" , "чит ил шымчысы" - бу нахак сүзләр бөек мәгърифәтче, мөгаллим, җәмәгать эшлеклесе Һади Атласи тормышындагы кара тамга. 15 февральдә ул һәм аның тарафдарлары атып үтерелгәнгә 80 ел тулды. Быелгы фәнни-гамәли конференция һәм Һ. Атласи исемендәге премияне тапшыру тантанасы шул истәлекле датага багышланды.
Салмак кына моңсу көй, утлары әле кабынмаган сәхнә түрендә Һ. Атласи сурәте. Карашында ... гасырлар тарихы. Күп нәрсә тарихчылар тарафыннан сөйләнгән, галимнәр ярдәме белән дәлилләнгән. Шулай да Һ. Атласи җирләнгән урын әле бүген дә билгесез. 1938 елның 15 феврале ... Халык дошманнарын атарга!.. Бу карарны гамәлгә ашырган көннән алып, 80 ел вакыт үткән.
"Халык дошманы, чит ил шымчысы" ... бу кара "тамга" тарих битләрендә югалып бара. Халыкка Һ.Атласиның чын исемен кайтара алдылар. Галимнәргә, тарихчыларга никадәр тырышлык, күпме вакыт кирәк булды бит?! Бөгелмәлеләрнең дә өлеше зур. Бөек мәгърифәтче, мөгаллим, җәмәгать эшлеклесенең исемен мәңгеләштерү эшен, беренчеләрдән булып, нәкъ алар башлап җибәрә.
1994 елда Бөгелмәдә Һади Атласи исемендәге хәйрия фонды оеша. Үз эшендә зур уңышларга ирешкән мөгаллимнәрне, җиңүләре белән куандырган укучыларны, милләт дип янып-көеп йөргән якташларны һ.б. Хәтер көнендә билгеләп үтү матур гадәткә кереп китте. Киләсе елда 25 еллыкны билгеләп үтәчәкләр. Шуның өчен дә быел җәмәгать эшлеклеләре белән очрашуны зурлап үткәрмәделәр. "Дуслар әйләнәсендә" генә җыелдылар.
Шәһит булганнар рухына дога кылып, шәһәр җитәкчелегәннән рәхмәт сүзләрен кабул итеп, Хәтер кичәсен башлап җибәрделәр. Язучы, тарихчы, танылган җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова - очрашуның мәртәбәле кунагы. Ни генә булмасын, Хәтер кичәсенә ул һәр ел килергә тырыша. "Бу - намус эше," -дип әйтә Фәүзия ханым.
Һ. Атласи премиясенә лаек булучылар Татарстанда гына түгел, күрше республика һәм өлкәләр буенча да сибелгән. "Фидакарь укытучылар" Лениногорск, Азнакай, Баулы, Уруссу, Чүпрәле, Чирмешәндә, Башкортыстанда, Оренбург өлкәсендә дә эшли. Аларның саны инде илледән артып киткән. Быел бу исемне Бөгелмә шәһәренең Һ. Атласи исемендәге 14нче татар гимназиясе директорына бирделәр. Фәнис Гайнуллин җитәкчелегендә әлеге уку йорты инде 8 ел яши. Шул вакыт эчендә белем бирү учреждениесе исемле булды, төзекләндерелде, укучыларның уңышлары белән республика күләмендә хөрмәт казанды.
"Мәгърифәтче"ләр дә киләсе елда инде утызга тулачак. Быел бу исемгә Һади Атласи белән атып үтерелгән КәбирТуйкинның дүртенче буын вәкиле Марат Нур улы Туйкин лаек булды. Алар ата-бабаларының эшен бүген дә дәвам итәләр - яшь буынны гыйлемгә өйрәтәләр. Туйкиннар гаиләсе "Тамырлар" исемле фонд та оештырган. Алар авылларның тарихын өйрәнә, танылган мөгаллимнәрнең нәсел шәҗәрәләрен төзи.
"Шәфәгать иясе"н быел Чиләбе якларыннан эзләп тапканнар. Альберт Шаяхмитовның ата-анасы - Карабаштан. Читтә гомер итеп, ул һәр көн туган җирен сагына. Аның матур табигатеннән илһам алырга, хөрмәтле кешеләре белән сөйләшергә дип, Альберт еш кына Карабашка кайта. Хис-тойгыларын ул иҗат аша ачарга ашкына. Альберт Шаяхмитов Карабаш тарихы, Ф. Нәбиуллинның токымлы атлар, Фазыл Вәлиәхмәтнең уникаль музее турында документаль фильмнар төшергән. Әлеге вакытта нәфис фильм өчен сценарий яза. Аның нигезенә ул Карабаш тарихын өлге итеп алган.
"Иҗтиһатлы укычы" исеменә быел өчәү лаек булдылар. Розалина Рамазанова, Юлия Гайнуллина һәм Эльвина Вәлиева. "Милләтпәрвәр" дип Равилә Арсланова танылды.
Кайсын гына алма, якташларыбыз белән күкрәк киереп горурлана алабыз. Алар милләт өчен, халкы өчен хезмәт итүчеләр. Күп очракта бу мәртәбәле кешеләр нинди изге эш башкаруларын абайлап та бетерми. Ә бит алар - тарихның яңа битләре язып, вакыт "сулышын" буыннарга тапшыручылар.
Алсу Мөкатдәс.
Фазыл Вәлиәхмәт фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа