Бөгелмәдә - автокросс
26 июнь көнне "Факел" спорткомплексы янында Д3-"Мини-багги" классында Татарстан Республикасының этап ярышлары һәм "Микро-багги" классында Бөгелмә муниципаль районы башлыгы призына өйрәнү-күнегүләр җыены узды. Аны ачу тантанасында Бөгелмә муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров, "КамАЗ-Мастер" җитәкчесе Владимир Чагин, ТР буенча ЮХИДИ идарәсе начальнигы урынбасары Рөстәм Ибраһимов катнашты. Автокросс ярышлары 6...
26 июнь көнне "Факел" спорткомплексы янында Д3-"Мини-багги" классында Татарстан Республикасының этап ярышлары һәм "Микро-багги" классында Бөгелмә муниципаль районы башлыгы призына өйрәнү-күнегүләр җыены узды. Аны ачу тантанасында Бөгелмә муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров, "КамАЗ-Мастер" җитәкчесе Владимир Чагин, ТР буенча ЮХИДИ идарәсе начальнигы урынбасары Рөстәм Ибраһимов катнашты.
Автокросс ярышлары 6 - 12 яшьлекләр, ә шәһәр беренчелеге узышлары 8 - 17 яшьлекләр арасында оештырылды. Бу көнне Бөгелмәгә картинг белән шөгыльләнүче 70тән артык спортчы килгән иде.
Бу спорт төре белән малайлар гына түгел, кызлар да мавыга икән. Уфа шәһәреннән килгән 9 яшьлек Алиса Гайнуллина әлеге спорт белән ике ел элек шөгыльләнә башлаган. "Спортның төрлесе белән мавыгам мин. Каратэ бүлегенә йөрим, ату белән мавыгам, ә иң яратканы картинг инде", -- ди ул. Аннан кечкенәрәк кызлар Эвелина Галләмова белән София Баһаветдинова янында туктыйм. "Без узган атнада Түбән Камада үткән ярышларда катнашкан идек, мин 6 нчы урынга лаек булдым. Шундый рәхәт бу ярышларда, кызлар, малайлар белән аралашабыз, аннары картингларга утырып узышабыз", -- ди София. Урыссудан килгән 11-12 яшьлек Илүзә Ахунова белән Регина Хөснетдинова да шул ук сүзләрне әйтте миңа. "Әнием каршы килгән иде бу спорт төрен сайлагач, аннары күнекте инде. Адреналин алу үзе бер рәхәтлек бирә. Руль артына бер тапкыр утырып карау белән картингка гашыйк булдым", -- дип сөйли Регина.
Узышуларның финалында спортчылар Бөгелмә муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров, СССР спорт мастеры, РФ һәм ТР атказанган спорт мастеры Николай Капитонов, "НП "ГКС" җәмгыяте директоры Альберт Кәримов, "Интер" автосалоны директоры Игорь Дашук, "Лик-Мастер" җәмгыяте директоры Андрей Сергушев һәм "Иль-Барс" спорт клубы автоузышчысы Альберт Гайнуллин призлары өчен көрәште.
Шуны да әйтеп узасы килә, Бөгелмәнең "Иль-барс" спорт клубына быел 15 ел тулды. Шушы вакыт эчендә клубка йөрүче спортчылар берничә тапкыр РФ һәм ТР кубогына лаек булган. Бүгенге көндә дә алар -- лидерлар рәтендә. Бу турыда клуб директоры Илдар Гарипов бәйнә-бәйнә сөйләде.
Моннан тыш, тамаша карарга килүчеләр "125-Стандарт" һәм "Хонда-GX-200" классларында ГКС Кубогына картинг ярышларында, "Пилот" һәм "Стриж" классларында "Интер" автосалоны Кубогына узышларда катнашучы көчле пилотларны күрделәр.
Ярышларны ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, ТР Автомотоспорт федерациясе, Бөгелмә муниципаль районы, ТР "Ил-Барс" автомобиль спорты клубы оештырган.
Айгөл ШӘРӘФИЕВА.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа