Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

Бөгелмә юллары! Сез ни хәлдә?

Яз җитте, җылы килде, гөрләвекләр ага, кошлар әкренләп туган якларына кайта. Бер сүз белән әйткәндә, табигать уяна һәм, шул рәвешле, күңел җылы хисләр белән тула. Тик шул җылы хисләр урамга чыгу белән эреп юкка чыга. Чөнки кар эрү белән бергә, урамнарны чокыр-чакырга тутырып, асфальт та таркала башлый. Бу хәл елдан-ел...

Яз җитте, җылы килде, гөрләвекләр ага, кошлар әкренләп туган якларына кайта. Бер сүз белән әйткәндә, табигать уяна һәм, шул рәвешле, күңел җылы хисләр белән тула. Тик шул җылы хисләр урамга чыгу белән эреп юкка чыга. Чөнки кар эрү белән бергә, урамнарны чокыр-чакырга тутырып, асфальт та таркала башлый. Бу хәл елдан-ел кабатлана. Чокырларны ямап торсалар да, файдасы юк, быел ул чокырлар икеләтә зураеп киткән. Урыны белән асфальт, гомумән, уалып юк дәрәҗәсенә килгән. Шуңа да автомобиль йөртүчеләр юлларны "кер юу тактасы" дип атап йөртә. Билгеле ,халык тик тормый, мөмкинлекләре киң. Бөгелмәләр анда да, монда да ризасызлыгын белдереп тора. Мәсәлән, интернетта "Шәһәребез 9 Май бәйрәмен билгеләп үтәргә әзер! Урамнар фронт юлын хәтерләтә, анда танкка каршы чокырларга ясалган, ә юлчылар сукмагы траншеялардан тора. Дошман үтә алмаячак! Без җиңәчәкбез!" -- дип язып куйган берсе ярымшаяртып. Ә күпләр "Халык контроле" сайтына мөрәҗәгать иткән. Шуңа күрә дә Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров, бу мәсьәләне чишү -- иң мөһим булган сорауларның берсе дип, киңәшмә саен кабатлап тора, иң кыска срокларда юлларны тәртипкә китерүне беренчел бурыч итеп куя.

30 март көнне ул, юлларны ремонтлау комиссиясе белән берлектә, шәһәр урамнарын карап йөрде. "Юлларны ремонтлау, аларны яңабаштан салу -- безнең төп бурыч. Бу мөһим эш белән без кар эреп бетүгә шөгыльләнә башлаячакбыз. Беренче чиратта ремонтланачак урам юлларын билгелибез. Климат шартларының уңай булмавы да (кышның үзенчәлекле булуы, көннәрнең бер җылытып, бер салкынаеп торуы сәбәпче) безнең җирлектәге юлларга зур зыян китерә. Бүгенге көндә юлларны ремонтлау өчен 1 миллиард 700 миллион сум акча кирәк", -- ди ул.

Җитәкчеләр Некрасов, 1 нче Тыкрык, Шашин, Ленин урамнарын карап чыкты. Өч атна эчендә алар юлларны ремонтлау картасы төзеячәк, аларны ремонтлау өчен кирәкле акча суммасы билгеләнәчәк. Шәһәр мэры: "Авыл халкы турында да онытмыйбыз", -- дип белдерде. Комиссия район юлларына да игътибар бирәчәк. Быел аларны да ремонтлау күздә тотыла. Юл төзүчеләр, иң беренче итеп, юллардагы чокырларны ямау эшен башкарачак, аннан соң яңа юллар салуга керешәчәк.

Йомгаклап, нәрсә әйтергә була? Җылы кыштан соң чокыр-чакырлыга әйләнгән юллар да якын арада тәртипкә китерелер дигән өмет бар. Үз чиратыбызда, шәһәребез һәм район юлларындагы катлаулы хәлне, төзекләндерү барышын һәм сыйфатын игътибар үзәгендә тотарга тырышырбыз.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса