Бөгелмә сәнгатькәрләре бәйрәм итте
Мәдәният хезмәткәрләре - күңелле ял сәгатьләре бүләк итүчеләр алар, талантларны саклый, үстерә, осталыкларын камилләштерүчеләр, рухи азык өләшүчеләр булып торалар. Аларсыз шәһәр һәм авыл тормышын күз алдына китереп булмый. Менә бүген дә сәхнә түрендә - осталарның осталары. Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан үзләренә үзләре зур тантана оештырдылар - А. Баталов исемендәге дәүләт рус...
Мәдәният хезмәткәрләре - күңелле ял сәгатьләре бүләк итүчеләр алар, талантларны саклый, үстерә, осталыкларын камилләштерүчеләр, рухи азык өләшүчеләр булып торалар. Аларсыз шәһәр һәм авыл тормышын күз алдына китереп булмый. Менә бүген дә сәхнә түрендә - осталарның осталары. Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан үзләренә үзләре зур тантана оештырдылар - А. Баталов исемендәге дәүләт рус драма театрында иң оста мәдәният хезмәткәрләрен тәбрикләделәр.
Бүгенге көндә Бөгелмә муниципаль районында 500дән артык мәдәният хезмәткәре эшли. Бу системага авыл клублары, музейлар, китапханәләр, Татар мәдәният үзәге керә. Барысы да ел әйләнәсенә үз өлкәләрендә актив эш алып барганнар. Мәсәлән, Татар мәдәният үзәген генә алыйк. Биредә 2015 елда гына да 400дән артык мәдәни чара уздырылган, шул рәвешле, биредә 48 меңнән артык бөгелмәле рәхәтләнеп ял иткән, үзенә рухи ризык тапкан. Монда 26 клуб эшли. Татар халык театры, "Җиңгәчи", "Ассорти", "Васанта" бию һәм "Бәллүр" җыр ансамбльләре турында язып торасы да юк, чөнки исемнәре җисемнәре турында үзе сөйләп тора. Болар турында үз чыгышында татар мәдәният үзәге директоры Флера Шәрипова ассызыклап үтте.
Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан талантлы мәдәният хезмәткәрләрен, үз эшләренең осталарын Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы, Бөгелмә муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатлары, Дипломнары һәм Грамоталары белән бүләкләделәр. Төп бүләккә - "Почетлы билге"гә Техника йорты лаек булды.
Айгөл ШӘРӘФИЕВА.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа