Бөгелмә районында өлкәннәрне якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар
Кодаш авылында “Игелек һәм хөрмәт көне” үткәрделәр
Халыкара өлкәннәр көне алдыннан Бөгелмәнең “Радуга” халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге социаль хезмәткәре өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе карамагындагы олылар өчен чара үткәрде.
Чара Кодаш авылында социаль хезмәт алучыларның яшәү урыны буенча узды. Социаль хезмәткәр Дилфүзә Нәбиева һәм мәктәп укучылары бергәләп пенсионерларны тантаналы рәвештә котладылар, матур шигырьләр укыдылар, пироглар пешерделәр, чәчәк бәйләмнәре тапшырдылар һәм нык сәламәтлек теләделәр.
Наталья Андриянова, социаль эш буенча белгеч
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа