Бөгелмә нәниләре Коръән өйрәнә
Бөгелмә шәһәре Үзәк мәчетендә нәниләр өчен оештырылган Коръән өйрәнү курслары эшен төгәлләде. Мәктәп яшенә дә җитмәгән бәләкәчләр Рамазан ае дәвамында - 29 көн буе , бер дәресне дә калдырмыйча укуларга йөрделәр. Шушы вакыт эчендә һәрбер сабый Коръәннән унар сүрә ятлап өлгерде. Бу аларның әит-әниләре өчен дә, укытучылар, остаз-мөгаллимнәре өчен дә...
Бөгелмә шәһәре Үзәк мәчетендә нәниләр өчен оештырылган Коръән өйрәнү курслары эшен төгәлләде. Мәктәп яшенә дә җитмәгән бәләкәчләр Рамазан ае дәвамында - 29 көн буе , бер дәресне дә калдырмыйча укуларга йөрделәр.
Шушы вакыт эчендә һәрбер сабый Коръәннән унар сүрә ятлап өлгерде. Бу аларның әит-әниләре өчен дә, укытучылар, остаз-мөгаллимнәре өчен дә зур шатлык булды.
Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов балаларга кече яшьтән үк Коръәнгә карата мәхәббәт хисләре тәрбияләүнең бик мөһим икәнлеген әйтеп узды. Мөхтәсибәт исеменнән ул һәрбер балага бүләк тапшырды, әлеге изге эшкә мөнәсәбәте булган һәркемгә чиксез рәхмәт белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа