Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

Бөгелмә балаларының җәйге ялы

Бик тиздән мәктәп укучылары өчен иң күңелле чор - җәйге каникуллар башлана. Алда өч айлык күңелле, рәхәт вакыт, мәктәп турында уйлыйсы юк, нәрсә телисең, шуны эшлисең! Әмма әти-әниләрнең, балаларның яллары өчен җаваплы затларның соңгысы белән килешеп бетәсе килми, аларга балаларның иң озын ялларын файдалы, исән-имин һәм матур итеп үткәрүе мөһим....

Бик тиздән мәктәп укучылары өчен иң күңелле чор - җәйге каникуллар башлана. Алда өч айлык күңелле, рәхәт вакыт, мәктәп турында уйлыйсы юк, нәрсә телисең, шуны эшлисең! Әмма әти-әниләрнең, балаларның яллары өчен җаваплы затларның соңгысы белән килешеп бетәсе килми, аларга балаларның иң озын ялларын файдалы, исән-имин һәм матур итеп үткәрүе мөһим.

Әлеге өлкәгә ел саен зур игътибар бирелә. Быел Бөгелмә муниципаль районында балаларның һәм яшьләрнең ялы, аларның сәламәтлеге һәм мәшгульлеге муниципаль программасы кысаларында 3 380 юллама каралган. Көндезге мәктәп яны лагерьларында - 2 410, хезмәт һәм ял лагерьлары сменасында 280, палатка лагерьларында 100 кеше сәламәтлеген ныгытачак, шәһәр читендәге стационар лагерьларда ял итү мөмкинлеге 590 балага тәтиячәк.

Спорт, төрле экскурсияләр яратучылар өчен 30 майдан 6 июньгә кадәр районда Бөгелмә - Вязовка маршруты буенча җәяүле поход үтәчәк - "Тритон" һәм Адыгея республикасындагы Фишт тавы буенча җәяүле поход үтүче "Вертикаль" палатка лагерьларында 50шәр кешелек балалар төркеме сменасы планлаштырылган.

Ел саен "Черноморец" республика үзәге аша балаларны һәм яшүсмерләрне сәламәтләндерү өчен Кара диңгез буена юлламалар бүлеп бирелә. Быел әлеге максатларга 14 юллама каралган. Иреклеләр хәрәкәте активистлары рәтеннән булган 2 кеше "Орленок" Бөтенероссия балалар үзәгенә юл алачак. "Футболисты" профильле программасы буенча, 2 нче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүче 15 кеше 6 - 26 июльдә Анапа шәһәренең "Витязево" лагерена китәчәк.

Авыр тормыш ситуациясендә һәм социаль куркыныч хәлдә калучылар бигрәк тә игътибар үзәгендә. Алар өчен 169 социаль юллама каралган. Балалар Бөгелмәнең "Вита" санаторий-профилакториендә, Чистай районының "Раздолье" һәм Чаллының "Саулык" лагерьларында ял итә алачак. 2016 ел белән чагыштырганда, социаль путевкалар саны 41 квотага арткан.

Дөньяда безнең өчен иң кадерле булган балаларның быелгы ялын оештыру өчен төзелгән район программасын финанслау күләме 15 миллион 524 мең 200 сум тәшкил итә. Бүгенге көндә барлык юлламалар да кабул ителгән гаризалар буенча бүленгән. Балаларга күңелле һәм истә калырлык яллар телибез.

Ләйсән ЙОСЫПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса