Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

Без тарихка кердек

18–20 апрель көннәрендә Казанда, Бөтендөнья Татар Конгрессы Башкарма комитеты, “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы белән берлектә, Бөтендөнья татар хатын-кызларының II съезды узды. Съездда, Татарстан Республикасы районнарыннан тыш, Россия Федерациясенең 67 төбәгеннән, 27 ерак һәм якын чит илләрдән килгән 500 делегат һәм махсус чакырылган кунаклар да катнашты. Чакырылучылар арасында 4 бөгелмәлеле: Флюра Шәрипова, Наилә Базарбаева, Алсу Мөхәммәтдинова, Айгөл Шәрәфиева бар иде.

Делегатларны 18 апрель көнне каршы алдылар. Без Петербург урамындагы “Регина” кунакханәсенә беркетелгән. Килүебез турында бер көн алдан ук белешеп куйганнар иде. Бу эшне волонтерлар алып бара. Алар безне кунакханәдә каршы алды һәм урнаштырды. Бу көнне безнең өчен Казан буйлап экскурсия оештырдылар. Аннан соң Татар халкының үсеш стратегиясен тәкъдим иттеләр, “Балакай”, “Сәйлән” балалар бакчаларында милли тәрбия бирү алымнарын күрә алдык, өч телдә тәрбия бирү алымнары белән таныштык, “Татар кызчыгы”, “Татар малае” бәйгесенең финалын карадык.

Төп чарабыз – Бөтендөнья татар хатын-кызларының II съездының пленар утырышы 19 апрель көнне Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә  узды. Гомумән, бу көнне Г. Тукай исемендәге филармония миллилек, затлылык, матурлык мәйданына әверелде. Анда дөньяның төрле почмакларыннан килгән иң мәртәбәле ханымнар татар милләтен, татар гаиләсен саклап калу, балаларны татар итеп, милли җанлы итеп тәрбияләү турында сөйләште. Съездга килгән иң зур делегация – Башкортстаннан. Катнашучыларның иң яшенә – 16 яшь, ә иң өлкәненә 74 яшь. Делегатларның уртача яше 42 булуы да исәпләп чыгарылган.

Менә чит илдән килгән ике хатын-кыз белән тиз генә танышып, съезд башланганчы сүз алыштык. Альбина Вәлиева – Болгариядән. Ул Европа татарлары альянсы рәисенең фән һәм мәгариф буенча урынбасары, филология фәннәре докторы, профессор. Ә Диләрә Вәлифф Австралиядән килгән:

Казанга килү өчен 22 сәгать буе самолетта очтык. Биредә мин кызым Руфия белән. 26 ел буе Австралиядә яшим, ирем Шөһрәт белән ике бала үстердек. Кызыбыз Руфия хәзер, психолог белеме алып, Лондонда эшли, улыбыз Данияр 12нче сыйныфка күчте. Үзем тумышым белән Казан кызы. Съезда катнашуыма шатмын. Мин – Австралиядә “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе. Балаларны тәрбияләү, аларга татар телен өйрәтү өстендә эшлибез. Татарстан балалары безнекеләрдән тәрбиялерәк, үрнәк алырлык җирлек бар, дип узды. Танышларым соңыннан президиумда урын алдылар.

“Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы рәисе Кадрия Идрисова искәртеп узганча, әлегә кадәр бу җыеннар форум форматында узган. Ике ел элек — бишенче форумда — аның съезд дәрәҗәсенә үсеп җитүен аңлыйлар. Татар хатын-кызларының беренче cъезды моннан 102 ел элек узган булган. Шуңа да быелгысы II Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды буларак үткәрелә.

Кадрия Идрисова съездның шигаре итеп Габдулла Бубыйның “Милләтнең нигезе — гаилә, гаиләнең нигезе — хатын” дигән фикер юкка гына алынмавын билгеләде һәм гаилә учагын саклау, балалар тәрбияләү күпчелектә хатын-кыз җилкәсендә булуын ассызыклады.

Съездга җыелган гүзәл затларга үзенең сәламләү сүзен Татарстан Президенты да юллаган. Аны Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья Татар Конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев җиткерде.

— Хөрмәтле ханымнарыбыз һәм туташларыбыз, мөхтәрәм кунаклар, Татарстан башкаласы Казаныбызда татар хатын-кызларының II Бөтендөнья съездында катнашучы халкыбызның асыл затларын чын күңелдән сәламлим. Бу олы форум Татарстан Республикасы үзенең 100 еллыгын зурлап бәйрәм итәргә әзерләнгән вакытта үтә. Бер гасырлык тарихи чор татар хатын-кызлары өчен зур мөмкинлекләр ачты. Бүген сез икътисад һәм социаль өлкәнең төрле тармакларында фидакарь хезмәт куясыз, зур нәтиҗәләргә ирешәсез. Хатын-кызларыбызның роле гаилә учагын саклауда, балалар тәрбияләүдә, җәмгыятебездәге рухи-әхлакый эшчәнлектә аеруча зур. Сез – милли тәрбия нигезләрен саклап, яңа буынга тапшыручылар. Халкыбызга хас булган миһербанлык, хезмәт сөючәнлек, күңел матурлыгы кебек матур сыйфатларны балаларыгызга, оныкларыгызга сеңдерәсез. Хәзерге глобаль үзгәрешләр чорында яшьләребездә милли үзаң формалаштыруда, гореф-гадәтләребезне, бай мәдәниятебезне, рухи мирасыбызны тапшыруда һәм телебезне саклауда сезнең өлешегез зур, — дип, Рөстәм Миңнеханов съезд эшенең нәтиҗәле узуын һәм файдалы фикерләргә, карарларга бай булуын теләгән.

Васил Шәйхразиев исә үз исеменнән съезд делегатларына мөрәҗәгать итеп, ханымнарны һәм туташларны Казанда зур сөенеч белән кабул итүен әйтте. Бу съездга иң-иңнәр, иң затлылар, иң лаеклылар җыелуын билгеләп узды ул.

— Әгәр дә безнең хатын-кызларыбыз затлы, милли җанлы булса, гаиләләребез дә тәртипле булыр. Тәртипле гаилә булганда, ил дә көчле булыр. Без – ирләр һәрчак сезнең янәшәгездә булырбыз. Без алда барырга тырышсак та, сез кайчак бездән алда да барасыз. Алай да, болай да ярый. Гаиләдә бәхет кенә булсын,  — дип, бердәм булып, милләтебез киләчәге өчен эшләргә чакырды Васил Шәйхразиев.

Тарих фәннәре кандидаты, җәмәгать эшлеклесе Тәэминә Биктимеровага тарих битләрен яңартып, 1917 елда оештырылган I съезд турында, аны оештыру алшартлары, бу җыенда күтәрелгән проблемалар турында сөйләде. Ул билгеләп узганча, хатын-кызларның, әле җыеннар, съездлар уздыруда тәҗрибәсе булмаса да, съезд бик нәтиҗәле үтә. Шулай ук тарихчы шәхес хатын-кызларыбызны барлау һәм аларны таныту мөһимлеге турында да әйтеп узды.

— Халкыбызны яшәтү, дөньяда тиңе булмаган гореф-гадәтләребезне, югары әхлагыбызны торгызу өчен бердәм тотынырга кирәктер. Безнең халык — дәүләтле халык, шушы мохиттән чыгып, киләчәгебезне төзик. Милләтебез киләчәгенә беребез дә битараф калмыйк. Тарихыбызга күз салыйк. Россия дигән ватаныбызда үгиләр хәлендә яшәсәк тә, үз бөеклеген югалтмаган халкыбыз. Бигрәк тә хатын-кызлар. Сугыш елларын гына искә төшерик. Окоп казырга йөргәннәр арасында күпчелек — татар хатын-кызлары, ачлыктан интегеп, урман кисүчеләр — татар хатын-кызлары, Владимир өлкәсеннән алып, Нижний Тагилга кадәр торф чыгаручылар — татар хатын-кызларыбыз… Тик бик кызганыч, боларның берсе хакында да бер генә әдәби әсәр дә язылмаган, — дип сыкранды Тәэминә Биктимерова.

Ул җан әрнеткеч фактларны бик күп китерде. Шәһәребездә бер генә хатын-кызга бер генә һәйкәл дә куелмаган. Композиторыбыз Сара апа Садыйкова рухы моны күптән көтеп ята, дип билгеләде ул. Шулай ук Сөембикә ханбикәбезгә һәйкәл урнаштыру тәкъдимен дә съезд резолюциясенә кертү кирәклеген әйтте.

Бөтендөнья Татар Конгрессы Башкарма комитеты оештырган чараларда татар язучыларының чыгыш ясавы күптәннән матур бер гадәт. Гүзәл затларыбыз алдындагы чыгышын әдәбият галиме һәм танылган язучы Тәлгать Галиуллин Тукайның Татар кызларына шигырен укып башлады. Алга таба галим төрле чорларда татар әдәбиятында үз сүзен әйткән язучы хатын-кызларны да санап узды. Бу исемлектә Гыйффәт туташ (Заһидә Бурнашева), Хәдичә Шаммасова, Саҗидә Сөләйманова, Лена Шагыйрьҗан, Нәҗибә Сафина, Фәүзия Бәйрәмова, Эльмира Шәрифуллина һәм башкалар урын алды. Әлбәттә, язучы әдәбият темасы белән генә чикләнмичә, халкыбыз алдында торган көнүзәк мәсьәләләргә карата да үз фикерләрен белдерде.

Күп кенә халыкларга мәгарифне булдырып, дәүләт төзергә ярдәм итсәк тә, татар бары тик татарга гына кирәк булып калды. Россиядә дәүләт тоткан ике халык бар һәм аның берсе — татарлар. Күп очракта башка халыклар татарлар нишләр икән дип көтеп торалар. Без Бердәм дәүләт имтиханын татар телендә бирә алуга ирешергә тиешбез. Бу конгрессның гына бурычы түгел, бу барыбызның да бурычы. Чыгышымны йомгаклап, шуны әйтәсем килә: барлык бәхәсләрне туктатыйк та татарча сөйләшә башлыйк, — дип сүзен тәмамлады Тәлгать Галиуллин.

Шулай ук әдәбият галиме Бөтендөнья Татар Конгрессына Бәетләрдә халык язмышы исемле яңа гына табадан төшкән китабын да бүләк итте.

 

Казанда татар милләтенә һәм Ислам диненә зур өлеш керткән тарихи шәхесләр турында “Сто великих татар” исемле китап чыгачак. Китап тулысынча шәхси хәйриячеләр хисабына бастырылачак. Татар хатын-кызлары да шул исәпкә керер яки алар турында да яңа китап чыгарырлар дигән өмет бар.

Съезд азагында делегатлар съезд резолюциясен кабул итте. (Аны тәкъдим итәбез). Соңыннан хатын-кызлар өчен  Казанның “Әкият” курчак театрында да “Калфак туе” булып узды. Анда үзләре дә калфактан булган ханымнар һәм туташлар милли бәйрәм мохитенә кереп чумды. Хатын-кызлар җыр-биюгә бай бу чарада рәхәтләнеп ял итә алды. Кич белән алар өчен оештырылган мәдәни программа дәвам итте, делегатлар Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Мансур Гыйләҗевнең “Исәнмесез!” спектаклен тамаша кылды.

Мәкаләмне тәмамлап, шуны әйтәсем килә: мирасыбызны кайтаруда, балаларыбызны дөрес тәрбияләүдә тагын да зуррак уңышларга ирешсәк, телебезне саклап кала алсак, иң беренче чиратта, хатын-кызлар киләчәктә дә алдынгы карашлы булып һәм милли асылыбызны зурлап яшәүгә этәрсә, киләчәгебез булыр. Киләсе Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды 4 елдан соң оештырылачак.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

 

 

 

Бөтендөнья татар хатын-кызларының II съезды резолюциясе

Бөтендөнья татар хатын-кызларының II съездында катнашучылар, хатын-кызларның милли яшәештә һәм җәмгыяви тормышта тоткан урыннарына кагылган мәсьәләләрне тикшереп, фикер алышканнан соң түбәндәге карарга килделәр:

  1. Татарстан Республикасында, Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә татар милли-мәдәни тормышында мөһим роль уйнаучы хатын-кызларның эшчәнлеген уңай бәяләп, татар хатын-кызларының иҗтимагый хәрәкәтен тагын да киңрәк җәелдерергә.
  2. Татар гаиләсе дәрәҗәсен күтәрү максатыннан, милли тормыш нигезләрен, халкыбызының йолаларын, гореф-гадәтләрен, гаилә кыйммәтләрен кайтару буенча эшчәнлекне дәвам итәргә.
  3. Туган телебезне гаиләдә куллану зарурлыгын аңлату эшләрен киң күләмдә һәм даими рәвештә алып барырга.
  4. Татар телен мәктәпләрдә укыту мәсьәләсен игътибар үзәгендә тотарга, хатын-кызларның җирле оешмаларына моның өчен мәктәпләр белән даими элемтәдә булырга.
  5. Татар хатын-кызларының  оешмаларына укытучылар җәмәгатьчелеге белән махсус хезмәттәшлек алып барырга.
  6. Туудан алып (балаларга милли исем кушу, бишек җырларын ишеттерү, милли тормыш нигезләрен өйрәтү, туй йолаларын аңлату һ.б.) соңгы юлга озатуга кадәр үтәлүче гореф-гадәтләрне халыкка аңлату эшләрен дин әһелләре белән берлектә алып барырга.
  7. Баланың яшәешендә, үсешендә, камилләшүендә бик тә кирәкле булган милли уеннар өйрәтү, милли бәйрәмнәрнең эчтәлеген һәм тәртибен аңлату эшләрен эзлексез алып барырга.
  8. Никах мәҗлесләрен, шәҗәрә бәйрәмнәрен, “Килен-каенана”, “Төп нигез”, “Соңгы васыять” йолаларын югары тәрбияви-мәдәни дәрәҗәдә оештыручыларның тәҗрибәләрен таратуны максат итеп куярга.
  9. Буйдак ир-егетләр, кияүгә чыкмаган хатын-кызлар белән эшләү өчен “Парлылар” клубларын булдырырга.
  10. Татар хатын-кызлары оешмалары тарафыннан балалар бакчалары өчен аерым программалар, ярдәмлекләр булдыру, уку әсбаплары чыгару һәм аларны халыкка тарату эшләрен даими алып барырга.
  11. Милли киемнәрне популярлаштыру максатыннан “Милли киемнәр”, “Шәҗәрә” бәйрәмнәрен оештыру эшләрен дәвам итәргә.
  12. Мәктәп яшенә җитмәгән балалар арасында “Туган тел” бәйгесен үткәрүне гамәлгә куярга.
  13. Татар дөньясында киң танылган тарихи шәхесләрне, милләтнең йөзек кашы буларак танылган татар  хатын-кызларын, һәр төбәкнең социаль-икътисади үсешендә, мәгърифәт, мәдәният тармакларында уңышка ирешкән, үз һөнәрендә, гаиләсендә, җәмгыятьтә тоткан урыны белән билгеле  хатын-кызларны барлау, олылау, халыкка таныту эшләрен эзлексез алып барырга.
  14. “Ак калфак”ның интернет-сайтын булдырырга.

Күчмә утырышларны дәвам итәргә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса