Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

Белоруслар Бөгелмә белән кызыксына

Бөгелмә мэриясендә муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Илдус Касыймов Белоруссиянең башкалабыз Казандагы илчелеге бүлеге җитәкчесе Руслан Дрозд белән очрашты.

Марина КОЛЕСНИКОВА,
хакимиятнең матбугат хезмәте җитәкчесе.
Автор фотосы.

Ул Белоруссия илчелеге бүлеге башлыгы инициативасы белән оештырылды. Үзара сәүдә-икътисади бәйләнешләрнең перспективалы элемтәсе, шулай ук инвес-тиция хезмәттәшлеге мөмкин-лекләре турында сөйләшү очрашуның төп темасы булды.
Руслан Дрозд билгеләп үткәнчә, Татарстан белән Белоруссия арасында элемтәләр күптән булдырылды. Агымдагы елның 9 аенда рес-публикалар арасындагы то-вар әйләнеше 1,7 миллиард доллар тәшкил итә. Татарстан Идел буе федераль округында товар белән тәэмин итеп тору күләме буенча хәтта Түбән Новгородны да узып киткән.

Илчелек җитәкчесе шулай ук Россиягә чыгарыла торган продук-циянең төп төрләре турында да бәян итте. Ул, беренче чиратта, авыл хуҗалыгы техникасы. Минск трактор заводы, мәсәлән, бер ел эчендә 65 мең берәмлек тирәсе махсус техника эшләп чыгара. Бу уңайдан техника җыю буенча берләштерелгән предприятие оештырырга мөмкин икәнлеген ассызыклады җитәкче. Мондый завод күрше Лениногорскида уңышлы гына эшләп килә. Минск автомобильләр заводы исә автобусларның 15 төрен җитештерә. Шушы заводтан юл алган 200дән артык автобус Казан шәһәрендә халыкка хезмәт күрсәтә.

Шулай ук Руслан Дрозд Татарстанда Белоруссия республикасы мәдәниятенең мөһимлегенә дә тукталды, чөнки бездә белорус диаспорасы яши, Идел ярында Белоруссия язучысы Янка Купаланың музее эшли. Ивия белән Азнакай - тугандаш шәһәрләр.

Муниципаль район башлыгы Илдус Касыймов та үзен Белоруссия белән күп нәрсә бәйләгәнен әйтеп узды. Ул анда армия сафларында хезмәт иткән, аннары Минскида халык хуҗалыгы институтында белем алган. Илчелек җитәкчесе белән әңгәмәсе вакытында башлык районның социаль-икътисади картинасын тасвирлады. Бөгелмәдә бигрәк тә сәнәгать җитештерүе үсеш алган. Биредә механика, электр насослары һәм кирпеч заводлары, "Неф-
теавтоматика" тәҗрибә заводы, тимер-бетон эшләнмәләр заводы, ике икмәк продуктлары комбинаты, сөт комбинаты, мебель һәм тегү фабрикалары уңышлы гына эшлиләр. Бөгелмәдә фәнни-тикшеренү һәм проект институты ("ТатНИПИнефть"), нефть сәнәгате предприятиеләре, илебезнең әйдәп баручы геофизик компанияләреннән булган "ТНГ-Групп" җәмгыяте эшчәнлек алып бара. Районда шулай ук төзелеш комплексы да, авыл хуҗалыгы да үсештә.
Очрашу соңында яклар тагын да нәтиҗәлерәк бәйләнешләр булдыру мөмкинлекләрен карарга һәм, алга таба да сәүдә-икътисади багланышларны ныгыту максатында, кирәкле мәгълүматлар белән алмашу турында килештеләр. Бөгелмә делегациясенең Белоруссиягә эш-лекле сәяхәтен оештыру турында да сүз булды.

Илчелек җитәкчесен бигрәк тә шәһәрдә халыкка хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнүче җирле сәү-дә нокталары, Белоруссиядә җи-тештерелгән продуктларны Бөгелмә кибет киштәләренә китерү мөмкинлеге кызыксындырды. Шуңа күрә Руслан Дрозд әңгәмәдән соң "Медуница" кибетләр челтәре җитәкчесе белән очрашты, сәүдә нокталарына сәяхәт кылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса