1 сентябрь ял көне булуга карамастан, Татарстан мәктәпләрендә Белем көненә багышланган тантаналы линейкалар гөрләде. Быел Татарстан Республикасында 39 958 бала беренче сыйныфка бара, шул исәптән Казанда - 11 222, Бөгелмә муниципаль районында 1 125 бала тәүге тапкыр парта артына утырды.
Марина КОЛЕСНИКОВА,
хакимиятнең матбугат хезмәте җитәкчесе.
4 нче урта мәктәп укучыларын беренче уку көне белән Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Илдус Касыймов котлады. Биредә 400 укучы белем алачак, шуларның 45е - беренче сыйныфта. Тантаналы линейкага старт бирелер алдыннан Илдус Касыймов мәктәпне карап чыкты.
Әлеге белем бирү учреждениесе бинасының нигезе узган гасыр уртасында салына. Былтыр биредә капиталь ремонт үткәрелгән. Хәзерге вакытта 390 урынга исәпләнгән янкорма төзү эшләре алып барыла.
Мәктәп Бөек Ватан сугышы ветераны, Советлар Союзы Герое Николай Петрович Сентюков исемен йөртә. Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре буенча мәгариф учреждениесе "Татарстан Респубикасының иң яхшы 100 мәктәбе" рейтингына кереп, 24 нче урынны били.
Бөгелмә муниципаль районы башлыгы тантаналы линейканы ачып, беренче сентябрьнең барлык укучылар, студентлар, укытучылар һәм балаларын мәгариф учреждениеләренә озатучы ата-аналар өчен иң матур, күңелле һәм дулкынландыргыч бәйрәм икәнен билгеләп үтте. "Сез республика ярдәме белән төзекләндерелгән матур мәктәптә, уңайлы сыйныфларда белем алачаксыз. Бүгенге көндә безнең районда 16 гомумбелем бирү учреждениесенә капиталь ремонт үткәрелгән. Һичшиксез, болар барысы да сезнең белем сыйфатына уңай йогынты ясый", - дип, билгеләп үтте И. Касыймов.
"Әлеге үзенчәлекле көндә педагоглар коллективына - яңа хезмәт казанышлары, ә барлык укучыларга укуларында, иҗатта һәм спортта уңышлар
телим!" - дип өстәде ул.
Матур гадәт нигезендә, беренче сыйныфка баручы барлык укучыларга да бүләк итеп канцелярия кирәк-яракла-ры тапшырылды.