Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

Балалар иминлеге хакына

Узган 2014 елда Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм авыллары юлларында балалар катнашында 615 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән (аннан алдагы елдагыдан 2 процентка күбрәк бу). Аларда 14 баланың гомере өзелгән, 665е имгәнгән, төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алган.

Теркәлгән вакыйгаларның 281ендә балалар пассажир сыйфатында бәлагә юлыккан. Бу очракларда һәлак булган 10 баланың 6сы махсус кәнәфиләргә утыртылмаган булган.
264 очракта юл-транспорт вакыйгалары корбаны булучылар җәяүле балалар: 3 баланың гомере өзелә, 271е имгәнә. 61 бала - велосипед, 8 бала мотоцикл белән йөргәндә каза күрә. Соңгысында бер бала һәлак була. Калган очраклар аларның төрле дәрәҗәдә имгәнүләре, җәрәхәтләнүләре белән төгәлләнә.
Юлларда балаларның иминлеген кайгырту, алар катнашындагы юл-транспорт вакыйгаларын булдырмый калу, имгәнүләрен профилактикалау ТР Эчке эшләр министрлыгы Дәүләт автоинспекциясе кайгыртуында булып, комплекс-лы эш алып бару аеруча уңай нәтиҗәләрен күрсәтә. Бүгенгесе көндә республикабызның 1 298 гомуми белем бирү оешмасында 1 410 яшь инспекторлар отряды бар.
Аларда 13 423 бала шөгыльләнә.
Татарстанда шулай ук 3 махсус картодром, 60 карт-клуб эшли, аларына 2000нән артык бала һәм яшүсмер даими йөри.
Шәһәрләрдә һәм район үзәкләрендә балалар-яшүсмерләр автомәктәпләренең 28 филиалы, 143 махсус автокласс эшли, 53 уку-өйрәнү автомобиле бар. Автомәктәпләрне ел саен 2 меңнән артык үсмер егет-кыз тәмамлый, алар, кагыйдә буларак, юл йөрү кагыйдәләре һәм автомобиль йөртү буенча имтиханнарны уңышлы тапшыралар, ә 18 яшьләре тулуга машина йөртүче таныклыгы алалар.
 
ТР ЮХИДИ идарәсе мәгълүматлары буенча
Ә. Шәвәлиева әзерләде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса