Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

Авыл клублы булды

Быел авыл клублары төзү буенча республика программасы эшли башлады. Ел дәвамында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов программаның үтәлешен тикшереп, эшне вакытында тапшыра алмаучы районнарны тәнкыйть утына тотты, культура объектларының авыл халкына кирәклеген, эшләгән кешенең лаеклы ял итәргә дә хокуклы икәнен кат-кат ассызыклады.

Әлфия МОСТАФИНА.
Автор фотосы.

Безнең Бөгелмә муниципаль районында да әлеге программа кысаларында агымдагы елның апрель аенда "Стройсервис" җәмгыяте (җитәкчесе - Анатолий Красильников) Иске Сумароково авылында клуб төзелешен башлап җибәргән иде.
10 ноябрь көнне исә шушы клубны ачу тантанасы булып узды. Бу биредә яшәүчеләр өчен генә түгел, район күләмендә дә истә калырлык зур вакыйга булды. Авыл халкы әлеге көнне зур түземсезлек белән көтте. Мә-дәни тормышның үзәге булган клуб моннан нәкъ 19 ел элек, 1993 елның декабрендә янган булган икән. Шуннан бирле Иске Сумароковода мәдәни тормышны сүнгән дип әйтергә мөмкин булыр иде. "Клуб янганнан соң авыл, чын мәгънәсендә, сулып калды. Ә кайчандыр нинди актив идек бит", - дип искә ала бүген халкы. Авыл кечкенә түгел, 600ләп кеше яши икән, яшьләре дә бар. Авыл шәһәргә якын булса да, бар кешенең дә ял итәргә күрше авылларга, яисә Бөгелмәгә йөрергә мөмкинлеге юк. Ә бит концертлар, спектакльләр карыйсы, башка төрле мәдәни чараларда да катнашасы, клубка килеп, шахмат-шашка, бильярд кебек уеннар да уйныйсы килә...

Һәм менә, ниһаять, авыл үзәгендә заманча, иркен, бар таләпләргә җавап бирерлек клуб бинасы өлгереп җитте. Яңа клуб ачылуга авылның яше-карты җыйналган иде. Муниципаль район башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры Илдус Касыймов тантанага килгән халыкны сәламләп: "Бина сезгә бәхет-шатлыклар алып килсен, биредә балаларның шатлыклы авазлары, гому-мән, мәдәни тормыш тынып тормасын. Яшьләр яңа клубка дискотекаларга, төрле түгәрәкләргә, спорт белән шөгыльләнергә ешрак йөри башларлар дип ышанабыз", - диде. Район башлыгы күпфункцияле үзәк төзелешенә хөкүмәт ярдәмен аеруча билгеләп узды. Бу мөһим эшкә республика казнасыннан 11 миллион сумга якын акча бирелгән булса, бинаның тирә-юнен төзекләндерүгә җирле бюджеттан 3 миллион сум бүленгән. "Менә карагыз, клубның тирә-ягы бик матур итеп төзекләндерелгән, җитмәсә, берничә агач та утыртырга өлгергәннәр, - диде башлык. - Киләсе елда сезнең - авыл халкының ярдәме белән биредә менә дигән күркәм парк калкып чыгар дип өметләнәм". Ул шулай ук клубның эчен бизәүдә, мебель алуда ярдәм иткән оешма-предприятиеләр җитәкчеләренә рәхмәтен белдерде. Мәсәлән, "ТНГ-Групп" җәмгыяте (җитәкчесе - ТР Дәүләт Советы депутаты Ринат Гата улы Харисов), иганәчелек ярдәме күрсәтеп, спорт инвентаре һәм башка шундый кирәк-яраклар алу өчен 110 мең сум акча биргән. Мебель фабрикасы да (җитәкчесе - Филарит Сафиуллин), тегү фабрикасы да (җитәкчесе - Салиха Гарипова) үз өлешен керткән.

Муниципаль район башлыгы, сүзен йомгаклап: "Программалар күп һәм аларның һәммәсендә катнашырга тырышырга кирәк, - диде. - Чөнки боларның барысы да халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү өчен эшләнә".

Тантанага килгән мәртәбәле кунаклар кызыл тасманы кискәннән соң, барча халык бинаның эченә кереп, андагы матурлыкны хозур кылды. Бөгелмә муниципаль районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Лена Миңнуллина исә кунакларны клубның эчке күренеше, аның бизәлеше белән таныштырды. Ул үзенең сөенечен яшерми. Һәрберебез хәтерли әле, моннан дистә еллар элек "оптимизация" дигән төшенчә астында кечкенә авылларда клублар, китапханәләр ябылып бетте диярлек, ә бүген биредә, киресенчә, заманча матур клуб бинасы калкып чыкты. "Республикада клублар төзелеше буенча программа бик тә вакытлы эшли башлады һәм райондагы кечкенә авылларда да клублар барлыкка килер дигән тулы ышаныч бар, - диде ул. - 2013 елгы программага Акбаш авылын керттек, анда 600 кеше яши һәм инде 2014 елда Березовкада төзелер дип уйлыйбыз, чөнки биредәге клуб бик искергән, авария хәлендә". Мәдәният бүлеге җитәкчесе шулай ук бу күпфункцияле үзәк яшьләребезне югары рухта тәрбияләүдә үзенең саллы өлешен кертер дип тә ышана: "Клубта һәркем үзе өчен шөгыль табар дип уйлыйм: кемдер буш вакытында биредә сәламәтлеген ныгытса, икенче берәүләргә исә күпфункцияле үзәк сәнгать дөньясында үз урынын табарга ярдәм итәр, яңа иҗади коллективлар барлыкка килер".

Соңыннан яңа клубта күрше тирә-юнь авыл мәдәният йортларыннан, Бөгелмәдән шатлык уртаклашырга килгән үзешчәннәр авыл халкына, кунакларга матур концерт программасы бүләк иттеләр.
Рәсемдә: "Стройсервис" җәмгыяте җитәкчесе Владимир Красильников авыл җирлеге башлыгы Нина Ионичкога клубның символик ачкычын тапшыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса