Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

Алны-ялны уйлау юк

Быелгы республика планына кертелгән күпфатирлы 823 йортның 821ендә капиталь төзекләндерү эшләре бара. Дәүләт торак инспекциясе мәгълүматларына караганда, 6 муниципаль райондагы 9 йортта графиктан калышу (20 процент ) күзәтелә. Бу турыда үткән җомга көнне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган республика киңәшмәсендә төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин хәбәр...

Әлфия МОСТАФИНА.
Автор фотолары.
3 июльгә булган мәгълүматларга караганда, рес-публикада торак йортларны капиталь төзекләндерү программасы буенча барлыгы 3 497 миллион сумлык эш (еллык лимитның 74 проценты) башкарылган. Апас, Саба һәм Спас районнары капиталь
ремонт эшләрен тулысынча тәмамлап, йортларны кабул итеп алуга тәкъдим иткән.
Бөгелмә муниципаль җирлегендә быел ремонтланырга тиешле 46 күпфатирлы йортның 44ендә ремонт бара, икесендә исә графиктан артта калу күзәтелә. Ремонт барган объектларда 153,35 миллион сумлык эш башкарылган, бу еллык планның 68 проценты дигән сүз. Идарәче компанияләр һәм торак милекчеләре ширкәтләре счетына 28,35 миллион сум (57,6 процент) акча күчкән.
Белгәнебезчә, федераль фонд, төбәк, җирле бюджетлардан тыш, капиталь төзекләндерү программасын финанслауда торак милекчеләре үзләре дә катнаша. Дәүләт инвестиция-төзелеш идарәсе февраль - июнь айлары өчен Бөгелмә милекчеләреннән 36,89 миллион сум акча (102,4 процент) җыйган. 654 күпфатирлы йорт (барлыгы 878 йорт) кадастр исәбенә куелган. Барлык 883 йорт, шул исәптән быел ремонтланачак 46 йорт өчен дә web-кабинетлар алынган, чагыштыру актлары бар.
Республика мәктәпләрен капиталь төзекләндерү программасы үтәлешенә килгәндә, бүген эшләр барлык муниципаль берәмлекләрдә дә бара, хәзер 166 объектта дәвам итә. ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге идарәсе хезмәткәрләре урыннарга чыгып, мәктәпләрдәге капиталь ремонтның сыйфатын тикшергән. Урыннарда 154 объектта барлыгы 429 тикшерү уздырылган. Нәтиҗәдә, 84 объектта 310 кимчелек ачыкланган, шуның 181е төзәтелгән. Кимчелекләр табылмаган 11 район арасында Бөгелмә исеме дә яңгырады.
Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, быел Татарстанда төзелергә тиешле модульле фельдшер-акушерлык пунктлары-ның 36сы инде файдалануга тапшырылган. Тагын дүртесен монтажлау тәмамланып, аларны хәзер коммуникация, электр челтәрләренә ялгыйлар. Моннан тыш, 16 модульле ФАПны монтажлау бара. Эшләрнең барысы да график нигезендә үтәлә, дип билгеләп үтте төзелеш министры.
Гамәлдәге ФАПларны төзекләндерүгә килгәндә, монда да графиктан калышмыйлар. Планлаштырылган 300 объектның 163ендә ремонт эшләре тулысынча төгәлләнгән инде, 97сендә әле дәвам итә, тагын 40 объектта график буенча төзекләндерү шушы июль аенда башланырга тиеш.
Җаваплылыгы чикләнгән "Мегастрой" җәмгыяте Бөгелмә районында 2013 елда ремонтланырга тиешле 6 ФАПта да эшне төгәлләгән. Быелгы капиталь төзекләндерү программасына кертелгән 27 табиблык амбулаториясенең хәзергә 6сында ремонт тәмамланган. Калганнарында эш график буенча дәвам итә. Карабаш бистәсендәге табиблык амбулаториясен ремонтлау эшен "Климат-Сервис" җәмгыяте төзүчеләре башкарды.

Киңәшмәгә йомгак ясап, Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Илдус Касыймов подряд оешмалары җитәкчеләрен җәйнең һәр аяз көнен нәтиҗәле файдаланып эшләргә чакырды: "Капиталь төзекләндерү вакытында шимбә һәм якшәмбе көннәре булырга тиеш түгел, кирәк икән, эшне ике сменада оештырыгыз", - диде.

Рәсемдә: Казан урамындагы менә бу 2 нче йортны Азнакайдан килеп, "Универсал-Строй" (җитәкчесе - Глүс Борһанов) эшчеләре төзекләндерә. Мастерлары Нәфис Галиев әйтүенчә, капиталь ремонт барышында нинди эшләр башкарылырга тиеш булса, биредә шуларның барысы да эшләнгән: түбә алыштырылган, инженерлык челтәрләре яңартылган, йортның фасады әллә каян күзләрне камаштырып тора. Подъездларда яңа идән җәйгәннәр, өр-яңа, заманча ишекләр куелган. "Бөтен нәрсәне акча белән генә үлчәргә ярамый, эшләгәч-эшләгәч, барысы да кешечә булсын дип тырышабыз. Тик бер нәрсә тоткарлый эшне - су бирегә янәшәдәге ликер-аракы заводы территориясеннән килә икән, - ди мастер. - Шуңа күрә ремонт вакытында суны кайдан туктатырга икәнен беркем дә белми. Әллә теләмиләр? Шуңа күрә соңгы "штрих"ларны сала алмый интегәбез. Югыйсә, әллә кайчан инде эшне төгәлләп, документларны тапшырган булыр идек". Чыннан да, менә бу юлларны укыганнан соң "Водоканал" җитәкчеләре "Универсал-Строй"ларга ярдәм кулы сузар дип ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса