Алар һәрвакыт истә...
25 сентябрь көнне "Сугышчан туганлык" мемориалы янында Төньяк Кавказда башларын салган егетләрнең якты истәлеген яд итү чарасы үтте.
Ләйсән ВИЛДАНОВА
Автор фотосы.
Биредә Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Латыйпов, район башлыгы урынбасары Фәнис Мөхәммәтов, депутатлар, шәһәребезнең предприятие-оешма җитәкчеләре, булачак чик сакчылары - кадет мәктәбе укучылары, үзләре дә сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан Россия Эчке эшләр министрлыгы Бөгелмә бүлеге ветераннары һәм хезмәткәрләре катнашты. Чара ахырында "Сугышчан туганлык" советы рәисе Л. Прошин тагын бер ветеран - И. Шәрифуллинга әгъза билеты тапшырды.
Һәркем өчен бу көн - фаҗига, тетрәндергеч вакыйгаларны искә төшерә торган хәтер-хатирәләр көне. Әлеге чаралар, бигрәк тә, балаларын югалткан-ата-аналар өчен иң дулкынландыргыч, йөрәк ярасын яңарта, сагышларны арттыра торган мизгелләрдер, мөгаен. Чарада катнашучы апаларның берсе - улын югалткан Нина Трифонованың күз яшьләре бүген дә кипми. Аның күз карасы 1996 елның 9 августында Грозный шәһәрендә башын сала. "Улымның үлүе хакында телеграмма алган көн - минем тормышымдагы иң авыр көн. Аңардан бер ай хәбәр булмады, мин шул вакытларда ук улымның кайдадыр караңгы, суык җирдә җәфаланып ятуын тойдым. Әйе, бу кайгылы вакыйгалардан соң инде күпме гомер үткән, тик шулай да балам бер минутка да исемнән чыкмый", - дип бәргәләнә ана.
Әйе, солдат сугышны сайламый һәм аны игълан да итми. Ул Ватан алдындагы бурычын гына үти. Аның каһарманлыгы, батырлыгы, иленә булган ихтирамы нәкъ менә шунда күренә. Меңнәргә ачы кайгы, мәңгелек йөрәк ярасы алып килә торган фаҗигаләр башка кабатланмасын иде. Хәзерге вакытта һәм киләчәктә хәрби хезмәт үтәчәк егетләргә тыныч көннәрдә армия хезмәтләрен үтеп, туган якларына исән-имин әйләнеп кайтуларын гына телисе килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа