Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

Алар белән яшәү җиңелрәк

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы һәм Бөгелмә шәһәре мэры Илдус Әсгать улы Касыймов бу көннәрдә шәһәребездәге халыкны социаль яклау учреждениеләрендә булып, андагы вәзгыять белән танышып йөрде.

Руслан ЙОСЫПОВ,
хакимиятнең матбугат хезмәткәре.
Автор фотосы.

Илдус Касыймов халыкка хезмәт күрсәтү оешма-ларының гражданнарны кабул итү, хезмәтләндерү тәртипләре белән танышты. Ул шулай ук халыкны социаль яклау идарәсендә, Республика матди ярдәм күрсәтү үзәгенең 14 нче филиалында, "Радуга" комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге"ндә дә булды.

Бүгенге көндә Бөгелмә муниципаль районы территориясендәге халыкка социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә барлыгы 350 кеше эшли. Шәһәр башлыгы
учреждениеләрдә эшләүчеләр, бирегә килүчеләр белән сөйләште. Ул шәһәребезнең социаль әһәмияткә ия булган объектларында чиратлар юклыгына ка-нәгатьлек белдерде.

Белешмә өчен. "Радуга" комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге" тормышта кыен хәлгә тарыган якташларыбызга төр-ле яклап социаль хезмәт күрсәтә торган комплекс-лы оешма булып тора: анда социаль-көнкүреш, социаль-медицина, социаль-психологик ярдәм алырга мөмкин, биредә шулай ук граждан-
нарны социаль тернәкләндерү эше дә алып барыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса