Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

30 елдан чүплеккә батабыз

Законсыз чүплекләрнең урынын ачыклау ысулын уйлап тапканнар, ләкин аларны нишләтергә икәнен әлегә хәл итмәгәннәр. Бу хакта Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Равил Хөснуллин җиткерде. Ул хакимият йортында авыл җирлеге башлыклары, бүлек җитәкчеләре, муниципаль хезмәт вәкилләре, Бөгелмә муниципаль районы депутатлары белән очрашты. Равил Хөснуллин Дәүләт Думасының эше белән таныштырып чыккач, бүгенге...

Законсыз чүплекләрнең урынын ачыклау ысулын уйлап тапканнар, ләкин аларны нишләтергә икәнен әлегә хәл итмәгәннәр. Бу хакта Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Равил Хөснуллин җиткерде. Ул хакимият йортында авыл җирлеге башлыклары, бүлек җитәкчеләре, муниципаль хезмәт вәкилләре, Бөгелмә муниципаль районы депутатлары белән очрашты.

Равил Хөснуллин Дәүләт Думасының эше белән таныштырып чыккач, бүгенге көндә депутатлар карамагында булган аеруча актуаль мәсьәләләр турында сөйләде. Россиядә, гомумән, 20 меңнән артык чүплек исәпләнә. "Дәүләт фронты" проекты кысаларында "генераль җыештыру" программасы эшләнеп килә. Чүплек урыннарын ачыклау замана технологияләре өчен авыр түгел. Ләкин бүгенге көндә депутатлар алдында ике проблема килеп туган. Беренчесе, әлбәттә, финанслау мәсьәләсе, икенчесе - "УЛ ЧҮПЛӘРНЕ КАЯ КУЯРГА?".
"Әлеге проблеманы бүгеннән хәл итмәсәк, 30 елдан соң бөтен Җир шары чүпкә батачак. Инде бүген океанда чүплек утраулары пәйда булган. Бу - бик глобаль проблема. Әлеге сорауга карата сезнең киңәшләрегез булса, мин тыңларга әзер", - дип белдерде Равил Хөснуллин.
"Пластик шешәләрне, бер тапкыр кулланылучы савыт-сабаларны җитештерүне тыйсак, бу мәсьәлә өлешчә хәл ителер иде, бәлки", - дигән киңәш яңгырады залдан. Ләкин депутат бу тәкъдимне урынсыз дип белдерде... Ни өчен? Чөнки алар заводта чыгарыла, ә бу күпсанлы хезмәткәрләр эшсез кала, инвесторлар әлеге бизнеска салган акчаларын югалта дигән сүз. Аның аңлатмасы шундый булды.
Депутатлар нинди фикергә килер. Таркалу дәвере озын булган продукцияне җитештерүне киметерләрме, әллә инде ерак булмаган киләчәктә үз-үзебезне чүплеккә күмәрбезме?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса