22 май – Бөгелмәдә алдан тавыш бирү көне
Сезнең фикер бик мөһим! Хөрмәтле бөгелмәләр! Игътибар итегез, алдагы якшәмбедә - 22 май көнне алдан тавыш бирүнең бердәм көне билгеләнгән. Бу көнне шәһәр һәм районыбыздагы сайлаучылар үзләре пропискада торган участокка барып, бюллетень алып, алдагы сайлауларда "Единая Россия" партиясе исемлеге буенча һәм бер мандатлы округларда шул ук партиядән кандидат итеп кемнәрне...
Сезнең фикер бик мөһим!
Хөрмәтле бөгелмәләр! Игътибар итегез, алдагы якшәмбедә - 22 май көнне алдан тавыш бирүнең бердәм көне билгеләнгән. Бу көнне шәһәр һәм районыбыздагы сайлаучылар үзләре пропискада торган участокка барып, бюллетень алып, алдагы сайлауларда "Единая Россия" партиясе исемлеге буенча һәм бер мандатлы округларда шул ук партиядән кандидат итеп кемнәрне күрергә телиләр, шуларны яклап тавыш бирә алалар.
Алдан тавыш бирү нәтиҗәләреннән чыгып, 2016 елның 18 сентябрендә узачак Дәүлоәт Думасы сайлауларына партия әһелләре - кандидатларның тәгаен исемлеге төзеләчәк.
Барыгызны да алдан тавыш бирүдә актив катнашырга чакырабыз.
Бөгелмә муниципаль районында 16 санау комиссиясе эшләячәк: 10сы - шәһәр мәктәпләрендә, 1 се - Карабаш бистәсе мәдәният йортында, 5се -Зелёная Роща, Подгорный, Кече Бөгелмә, Наратлы, Берёзовка авыл мәдәният йортлары биналарында.
Беренчесе - санау комиссиясе саны; икенчедә - участокның адресы; өченчедә - кайсы участокларга караган сайлаучыларның тавыш бирә алуы.
458 - ТР, Бөгелмә шәһәре, 16 нчы урта мәктәп: Орша урамы, 61 - 16 нчы урта мәктәпкә караган участок сайлаучылары тавыш бирә ала.
459 - ТР, Бөгелмә шәһәре, 18 нче урта мәктәп: Орджоникидзе урамы, 2 "а" - 18 нче урта мәктәп, "Атлантида" яшүсмерләр клубы.
460 - ТР, Бөгелмә шәһәре, 11 нче урта мәктәп: Орша урамы, 1 "а" - 11 нче урта мәктәп, БГППК, педучилище.
461 - ТР, Бөгелмә шәһәре, 14 нче татар гимназиясе: Вахитов урамы, 6 - 14 нче татар гимназиясе, 14 нче татар гимназиясе, Татар мәдәният үзәге.
462 - ТР, Бөгелмә шәһәре, 8 нче урта мәктәп: Матросов урамы, 13 - 8 нче урта мәктәп, "Бөгелмә урман" дәүләт бюджет учреждениесе, Бөгелмә уку үзәге, 3 нче тикшерү изоляторы.
463 - ТР, Бөгелмә шәһәре, 3 нче урта мәктәп: Гафиятуллин урамы, 20 "а" - 3 нче һәм 6 нчы урта мәктәпләр.
464 - ТР, Бөгелмә шәһәре, 13 нче урта мәктәп: Гоголь урамы, 128 - 13 нче урта мәктәп, 1 нче ашлык продуктлары комбинаты.
465 - ТР, Бөгелмә шәһәре, 4 нче урта мәктәп: Комсомол урамы, 5 - 4 нче, 9 нчы, 12 нче урта мәктәпләр.
466 - ТР, Бөгелмә шәһәре, 5 нче урта мәктәп: Чайковский урамы, 2 "в" - 5 нче, 1 нче урта мәктәпләр, сәламәтлек саклау ТМО.
467 - ТР, Бөгелмә шәһәре, 7 нче гимназия: М. Җәлил урамы, 37 - 7 нче гимназия, "Юность" спорт комплексы, Техника йорты, 2 нче лицей, ПТС.
468 - ТР, Бөгелмә муниципаль районы, шәһәр тибындагы Карабаш бистәсе, Вахитов урамы, 17 (Мәдәният йорты бинасы) - шәһәр тибындагы Карабаш бистәсе, Зур Фёдоровка, Кодаш авыллары.
469 - ТР, Бөгелмә муниципаль районы, Зелёная Роща авылы, Шоссе урамы, 9 "а" (мәдәният йорты) - Зелёная Роща, Забугоровка, Акбаш, Андреевка, Вязовка, Петровка.
470 - ТР, Бөгелмә муниципаль районы, Подгорный бистәсе, Луговая урамы, 5 (мәдәният йорты) - Подгорный, Соколка, Батыр, Иске Сумароково, Яңа Александровка, Яңа Сумароково, Ростовка.
471 - ТР, Бөгелмә муниципаль районы, Кече Бөгелмә авылы, Совхоз урамы, 1 (мәктәп) - Кече Бөгелмә, Җиләк-җимеш питомнигы, Ключи, Спас, Ефановка, Иске Исаково, Восточный.
472 - ТР, Бөгелмә муниципаль районы, Наратлды авылы, Совет урамы, 28 "а" (мәдәният йорты) - Наратлы, Татар Димскәе.
473 - ТР, Бөгелмә муниципаль районы, Берёзовка бистәсе, Үзәк урам, 4 (күпфункцияле үзәк) - Берёзовка, Таллы Бүләк, Кошчылык заводы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа