Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

1 сентябрь – Нефть һәм газ сәнәгате хезмәтчәннәре көне

Быел бу олуг бәйрәм Татарстан Республикасында нефть ятмаларын эшкәртә башлауга 70 ел тулу белән дә үзенчәлекле. Әлеге күркәм вакыйгалар уңаеннан Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры Илдус Касыймов тармак хезмәтчәннәрен, ветераннарны ихлас котлады. "Сезнең һөнәр кыю һәм көчле рухлы кешеләр һөнәре. Зур җаваплылык тоеп эшләү, һәрчак ышанычлы терәк була...

Быел бу олуг бәйрәм Татарстан Республикасында нефть ятмаларын эшкәртә башлауга 70 ел тулу белән дә үзенчәлекле.

Әлеге күркәм вакыйгалар уңаеннан Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры Илдус Касыймов тармак хезмәтчәннәрен, ветераннарны ихлас котлады.

"Сезнең һөнәр кыю һәм көчле рухлы кешеләр һөнәре. Зур җаваплылык тоеп эшләү, һәрчак ышанычлы терәк була белү аерып тора сезне, - диелә нефтьче һәм газчыларны тәбрикләү текстында. - Шәһәребез үсешенә керткән өлешегезне бәяләп бетергесез. Дистәләгән еллар дәвамында сезнең фидакарь хезмәтегез төбәгебездәге күп кенә икътисадый һәм социаль проблемаларны хәл итәргә булышты.

Иң зур рәхмәт сүзләребезне нефть табу юлында беренче адымнарны ясаган, сугыш елларында һәм аннан соңгы авыр чорда, искиткеч катлаулы шартларда нефтьнең яңа ятмаларын ачкан, буровойлар күтәргән, магистральләр сузган, вахта посёлоклары торгызган ветераннарыбызга әйтәсе килә. Хәзер инде аларның данлы традицияләрен балалары, оныклары дәвам итә. Аларның күбесе бүген шәһәребездә яши, хезмәт династияләрен тәшкил итә.

Ветераннарның һәммәсенә дә ныклы сәламәтлек, иминлек, күңел көрлеге, ә яшьләргә эшләрендә уңышлар телим. Бәйрәм белән!"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса