Үзең намуслы булсаң гына
Фани дөнья - кыеш юл ул боргаланган, Туры булсын, кыеш булсын - юлчы барган... Мифтахетдин Акмулла, казакъ, башкорт һәм татар халкының яраткан шагыйре. Тән саулыгын рух саулыгыннан аерып карау мөмкин түгел. Шуңа күрә табибә янәшәсендә тәртип сакчысы турындагы язманы да бирүебез урынлы булыр, мөгаен. Раилә ХАФИЗОВА. Автор фотосы. Уйлап карасаң,...
Фани дөнья - кыеш юл ул боргаланган,
Туры булсын, кыеш булсын - юлчы барган...
Мифтахетдин Акмулла,
казакъ, башкорт һәм татар халкының
яраткан шагыйре.
Тән саулыгын рух саулыгыннан аерып карау мөмкин түгел. Шуңа күрә табибә янәшәсендә тәртип сакчысы турындагы язманы да бирүебез урынлы булыр, мөгаен.
Раилә ХАФИЗОВА.
Автор фотосы.
Уйлап карасаң, участок инспекторы Иван Мельниковның бөтен яшьлек еллары һәм гайрәтле ир чагы халыкка хезмәттә үткән: 1992 елда ул хатынын авылга күчәргә үгетли һәм, рапорт язып, Спас авылына кайта, шуннан соң 21 ел буена Спас һәм Татар Димскәе авылларының участок инспекторы булып эшли (Бөгелмә участок инспекторлары арасында иң абруйлысы). Балалары авылда үсеп, буй җитә: кызы Виктория университет тәмамлап, Казанда эшли, улы Владислав Самара университетында укый. Ир бала кечкенәдән үк әтисенең һөнәрен үз итсә дә (үзе теләп, кадет мәктәбендә укый), әтисе аны бу уеннан кире кайтара. Бер уйлаганда, гаҗәп тә кебек. Әмма кайсы гына гамьле ата газиз баласына үзенә караганда яхшырак тормыш теләмәс икән?
Турысы шул - участок инспекторының хезмәте бик авыр. Участок инспекторы - чын мәгънәсендә, һөнәрләр һөнәре ул. Тәрбияче, тәртип сакчысы, сәясәтче-дипломат, спортчы-мәргән, кануннарны тирәнтен белүче юрист һәм гадел хаким-судья - нинди генә һөнәрләрне үзендә чагылдырмый ул. Эшендә генә түгел, өендә дә үрнәк (чөнки авыл күзе күпне күрә). Ул гаҗәеп җаваплы социаль эшне башкара - авыл кешесен тәрбияли. Шуңа күрә бу һөнәрне сайлаган кешенең намусы чиста, холкы ипле булырга тиеш.
Кеше җинаять юлына баскан хәлдә дә аңа ышанычын югалтырга хакы юк, чөнки аның бөтен ыруын, нәсел-нәсәбен белә ул, шулар алдында үзен җаваплы итеп тоя. "Әгәр кешегә яхшы тормыш шартлары тудырсаң, ул табигате белән үзе үк матурлыкка омтыла башлый. Протокол язып, кешене каралтырга беркайчан да соң түгел, әмма башта аның авыру җанын тәрбия итәргә кирәк бит", - остазның мондый сүзләре алдында хөрмәт белән баш иям. Шул максаттан, яшьләрне вакытында эшкә урнаштыру ягын кайгырта. Җәен, мәсәлән, ике егетне Ключи ишекләр фабрикасына, аннары Казанга урнаштырган. Эш бирүчеләр аның сүзен кире какмый: җаваплылыкны ул тулысынча үз өстенә алыр, биргән сүзенә тугры калыр.
Остазның үзеннән ашып карарлык шәкертләре бар. Хәтта аның турыдан-туры җитәкчесе, участок инспекторлары хезмәте башлыгы Марат Ханнаев үзе дә - аның кичәге шәкерте.
Тынгысыз эшеннән ял иткәндә яраткан шөгыленә бирелә: берничә баш умартасы бар, шуларның мәңгелек ыгы-зыгысын күзәтеп, сәгатьләр узганын сизми дә кала. Гомумән, ял турында ул: "Кайчан телефон шылтырамый, шул минем ялым", - дип җавап кайтара. Һәр вак-төяккә гадәттән тыш игътибарлы, шуңа күрә 11 ай эчендә теркәлгән 14 җинаятьнең 13е ачылган.Менә җәйнең соңгы җылы көннәрендә машинада җилдереп килгән таныш егетне күрә ул. Бу егетнең кичә генә машинасы юк иде, бүген каян килгән? Аңа машинадан төшәргә һәм ачкычларны үзенә бирергә куша, аннары машинаны иминлек белән сак астына куя. Урланган машина хуҗасыннан гариза шуннан соң гына килә. Менә сентябрь аенда билгесез кеше Спастагы бер өйгә кереп, келәм урлап чыга (ишек, авыл гадәтенчә, ачык). Авыл халкыннан сорашып, шул ук көнне җинаятьнең очына чыга.
Бүләкләре күп, әмма арада иң кадерлеләре - РФ Президенты Владимир Путин тапшырган "Җәмгыяви тәртип сагында торган өчен" медале (2006 ел) белән РФ эчке эшләр бүлеге министры, армия генералы Рәшит Нургалиев тапшырган "Хәрби туганлык хакына" медале (2011 ел). Һөнәри осталыкны сынаган төз ату һәм бил алышу бәйгеләрендә ул күпкә яшьрәк хезмәттәшләренә дә алдынгылыкны бирми. Менә шулай, кеше гомер буена һөнәри осталыгын туплап килә дә, остарып җиткән иң югары бер мизгелдә аның илһамлы иҗаты башлана: эше үзеннән-үзе матур булып чыга башлый, бөтен сәләте һәм акылы ачылып, чәчәк ата.
(Язма Бөгелмә эчке эшләр бүлеге өлкән инс-пекторы Эльвира Нурмөхәммәтова ярдәмендә әзерләнде).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа