Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Бөгелмә

Россия Федерациясе Конституциясе көне

12 декабрь – Россия Федерациясе Конституциясе көне илебездә бик мөһим дәүләт бәйрәме буларак билгеләп үтелә.

Россия Федерациясе Конституциясе – илебезнең иң югары хокукый норматив акты кабул ителгән көн. 1993 елның 12 декабрендә халык тарафыннан кабул ителеп, шул елның 25 декабреннән гамәлгә керде. Конституция – дәүләт төзелешенең, властьның вәкаләтле, башкарма һәм мәхкәмә органнарын оештыруның, җирле үзидарә системасының нигезләрен, кеше һәм гражданинның хокукларын һәм бурычларын билгели, шулай ук Конституциягә төзәтмәләр кертү, кабат карау тәртипләрен дә күрсәтә.

Бөгелмә үзәк китапханәсендә әлеге мөһим көн уңаеннан махсус оештырылган китап күргәзмәсе эшләде.

“Кеше хокуклары” – ватаныбыз тарихында әлеге фән буенча беренче дәреслек  бу. Авторлар коллективы кеше хокукларының күпкырлы булуын һәм гаять катлаулы сорау икәнлеген ачарга омтылганнар, аның асылын, егнезисын, социаль тамырларын, әһәмиятен, хокукый һәм социаль яссылыкта нисбәтен күрсәткәннәр.

“Россиянең конституцион хокукы” – бу дәреслектә төп конституция-хокук институтларының асылы ачыла, тарихи үсеш этаплары тасвирлана, гамәлдәге Конституциянең яңа концепцияләре билгеләнә, хәзерге заман конституцион-хокукый актларына тулы анализ бирелә, алалрны гамәлгә ашыру проблемалары күтәрелә.

Конституция – дәүләтнең төп кануны – Россиядәге барлык хокукый системаның үзәге булып тора һәм барлык законнарның мәгънәсен, эчтәлеген ача. Илебез гражданины өчен Конституция – беренче чиратта белү тиешле закон ул. Чөнки бу хокукый актта кеше һәм гражданинның да, яши торган  дәүләтебезнең строй нигезләренең дә төп хокуклары, бурычлары язылган.

Конституцияне һәр гражданин тайпылышсыз үтәргә тиеш. Законнарны белү һәм тормышта аларны куллану демократик

җәмгыятьтә норма булып санала һәм тормыш дәрәҗәсен күтәрү өчен куәтле этәргеч тә булып тора.

Светлана КЛЕЦОВА,

Үзәк китапханә баш библиографы.

Ольга Карпова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса