Мәрхәмәтле табибә
Табиблар дөньядагы иң изге һөнәр ияләредер, мөгаен. Чөнки кеше иң авыр чакларында нәкъ менә шушы мәрхәмәтле затларга мөрәҗәгать итә, кайвакыт иң якын кешеләренә дә әйтә алмаган зарларын аларга сөйләп, күңелен бушата, җан азыгы һәм алдагы тормышка яшәү көче ала. Бүгенге язмам - нәкъ менә шундый изге күңелле, авыруларына мәрхәмәтле, янәшәдәгеләренә...
Ләйсән ВИЛДАНОВА.
Автор фотосы.
Надежда ханым Казан артында урнашкан Кайбыч районында туып-үсә. Әнисе гомер буе фельдшер булып эшли. Иң якын кешесенең эш рәвешен күреп үсеп, үзе дә бу өлкә белән кызыксынган кызны әнисе җитәкләп диярлек Казанга - медицина училищесына алып килә. Бар эшен җиренә җиткереп башкаручы, тырыш Надежда уку йортын Кызыл диплом белән төгәлләгәннән соң, Казан медицина институтына укырга керә. 1984 елда аны уңышлы гына тәмамлап, үзе сайлап алган юллама буенча Бөгелмәнең Карабаш бистәсенә эшкә кайта. "Студент чакларымда Бө-гелмәдә практика үтәргә туры килде һәм биредә эшләү миңа бик ошады. Шуның өчен дә бу шәһәргә кайтуны кулай күрдем", - ди Надежда Константиновна. Болай карар кылуы белән ялгышмый, бер ел эшләгәннән соң, ул хезмәт күрсәтүче медицина пунктына, укуын тәмамлап, аның булачак тормыш юлдашы, табиб Олег Михайлович Галицкий кайта. Бергә аралашып йөргәннән соң, матур гаиләгә нигез салына. Пар канатлар булып берләшкән табиблар гаиләсе Бөгелмә шәһәренә күченә. Шулай итеп, 1990 елда Надежда Константиновна Бөгелмә үзәк хастаханәсе поликлиникасына эшкә килә. Шул дәвердән бирле ул Кирзавод районында яшәүчеләргә хезмәт күрсәтә. "Участок шәфкать туташларым Любовь Андреевна Судыкина һәм Ольга Владимировна Абросимова, кабинет шәфкать туташы Алия Садыйк кызы Гәрәева белән озак еллар тату, бер-беребезне ярты сүздән аңлап эшлибез", - ди табибә. Шәфкать туташлары да Надежда Константиновна кебек мәрхәмәтле, игътибарлы, яхшы күңелле кеше белән бергә хезмәт күрсәтү мөмкинлеге тәтегәнгә бик нык куаналар. Ә авырулары аның барлыгына сөенеп бетә алмый. Әнә, озак еллар инде Надежда ханымда исәптә торып дәваланучы авыруларның берсе - Алла Николаевна Морозова да (рәсемдә) хисләрен яшерә алмый: "Табибәбез күптән түгел чираттагы ялда булды, аны бик нык юксындык. Менә шундый чакта инде кешенең ни дәрәҗәдә кирәклеге, якынлыгы ачыклана. Дәвалаучыбыз-
дан бик уңдык, ул киң күңелле, кеше-ләрне аңлаучан, түземле. Аллаһы Тә-галә аңа сәламәтлек бирсен", - дип, хөрмәтле кешесе хакында үз фикерләрен җиткерде.
"Җылы сүз - җан азыгы", - диләр. Әйтергә кирәк, Надежда ханым, тәнне сихәтләндерү өчен күп көч салудан тыш, ягымлы сүзе, ихлас мөнәсәбәте белән дә дәвалый. Аның кешелеклелеге, нечкә күңелле, уңган-булган белгеч булуы йөзенә чыккан. Һәрбер авыру белән итагатьле итеп сөйләшүе, һәммә кешегә сөйкемле итеп мөрәҗәгать итүе моның шулай икәненә һичбер шик калдырмый.
Шулай бер очрашу вакытында, форсаттан файдаланып, табибның үзенә дә берничә сорау бирдем.
- Надежда Константиновна, сез үзегез хезмәтегезне ничек тасвирлар идегез?
- Гадәттәгечә, гомумпрактика табибы барлык авыруларны да кабул итеп, аны ни борчыганын ачыклый, дәвалый, әгәр дә пациентның авыруы аеруча җитди икән, аны тар белгечләргә җибәрә. Тагын үзебезнең хисапта торучыларыбыз бар. Аларны елына 2-4 мәртәбә шәхсән үзебез шылтыратып чакырабыз. Табиб үзе чакырганга алар бик нык сөенәләр.
- Бүгенге җәмгыятьтә халык күбрәк нинди авырулардан интегә?
- Күп очрый торган авырулар рәтенә салкын тию, умырткалык авыруларын кертер идем. Буын, кан басымы күтәрелү чирләре дә гаять еш күзәтелә башлады. Элек бу авырулар бик сирәк очраса, хәзер әлеге диагноз белән бик күп яшьләр дә килә.
- Эшегездә үзегезне канәгатьлән-дерерлек нәтиҗәләргә ирешәсезме?
- Әлбәттә, ирешергә тырышабыз. Иң мөһиме, авыруны иртә стадиядә ачыклау бит. Күп кенә кешеләр моңа игътибар итмиләр һәм хәлләре авыраеп, инде авыртуга түзә алмый башлагач кына безгә киләләр шул. Бик күп ир-атлар озакка сузылган бронхиттан җәфа чигәләр һәм инде тын бетә, аяклар шешә башлагач кына мөрәҗәгать итәләр. Әгәр башлангыч этапта дәваласаң, профилактика үткәрсәң, бик күп күңелсез нәтиҗәләрдән котылып булыр иде, югыйсә. Халык элек профилактикага зур урын бирә иде, хәзер ни өчендер күп очракта моңа игътибар итмиләр, оныталар. Шул сәбәпле, онкология кебек хәтәр чирләр килеп чыга. Ә бит хәзер бездә медицинада кулланыла торган рентген компьютер һәм магнит-резонанс томографиясе кебек заманча җиһазлар бар. Алар ярдәмендә шешне бик иртә срокта ачыкларга мөмкин, ә бу, үз чиратында, авыруны дәвалауда яхшы нәтиҗәләр бирә.
- Кешеләрне дәвалауда бәлки үзегезнең ниндидер махсус алымнарыгыз бардыр?
- Иң беренче чиратта, авыруларга яхшы, дустанә мөнәсәбәттә булырга кирәк. Үзеңнең иң якын кешеләреңнең берсе кебек кабул итеп аралашу, кайгыга баткан авыруны тынычландыру мәслихәт. Кайвакыт аларга дарулар да түгел, ә нәкъ менә эчкерсез аралашу кирәк. Минем кайбер авыруларым көн саен шылтыратып, киңәш сорыйлар, табиб белән сөйләшкәннән соң рәхмәтләрен әйтеп, тынычланып калалар. Онкологик чир мәсьәләсендә, бүгенге көндә аны да дәваларга мөмкин. Бары тик өметне генә өзәргә ярамый.
Хезмәтләрендә дә, гаиләләрендә дә үрнәк һәм тырыш булган Надежда Константиновнаны ак чәчәкләргә тиңләми мөмкин түгел. Юк, ак халатлы булганы өчен генә түгел, ә ак, пакь һәм эчкерсез, саф күңелле булганы, кешеләргә изгелек, шәфкать нурлары чәчкәне өчен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа