Туган ил исем-фамилияңнән башлана
...Иң кычкырып торган тынлык, беләсезме, кайда ул? Авыл зиратында. Ул тынлыкны ишетмичә мөмкин түгел. Кабер ташларына уелган исемнәр булып, кат-кат әйтелеп, җанга үтеп керә ул: Минһаҗ Зөфәр улы, Мәрданша Касыйм улы, Мөхәммәтгали Борһан улы, Сәетгали Зөбәер улы, Йосыф... Якуп, Нәби, Габделнур, Исмәгыйль... Ерак бабайларыбызның күңелләрдән китмәскә тиешле матур исемнәре. Буыннар...
...Иң кычкырып торган тынлык, беләсезме, кайда ул? Авыл зиратында. Ул тынлыкны ишетмичә мөмкин түгел. Кабер ташларына уелган исемнәр булып, кат-кат әйтелеп, җанга үтеп керә ул: Минһаҗ Зөфәр улы, Мәрданша Касыйм улы, Мөхәммәтгали Борһан улы, Сәетгали Зөбәер улы, Йосыф... Якуп, Нәби, Габделнур, Исмәгыйль... Ерак бабайларыбызның күңелләрдән китмәскә тиешле матур исемнәре. Буыннар алмашу белән безнең фамилия-ләргә әйләнгән исемнәр... һәрберсенең әйтелешендә - Моцарт "Реквиемы". Матәм музыкасының яңгырашы.
...Кадерен беләбезме без бу исем-нәрнең? Фамилияләребезнең язылышларына караганда - юк. Аларны - безгә фамилия генә түгел, тормыш биргән бабайларыбызның исемнәрен бер дә олыламыйбыз. Борһан бабайның исеме безнең фамилиядә - Бургановка, Минһаҗныкы Мингазов, йә Миначевка әйләнгән. Гүзәл, матур исемнәрдән, русларга әйтергә җайлы булсын диптер инде, тел сындырырлык фамилияләр килеп чыккан: Сапергалиев, Юсупов, Мухаметшин, Касимов, Исмагилов. Әйе, фамилияләребезне нәкъ менә шулай язабыз.
Безнең халык дучар булган күп кенә аянычлы хәлләр - телсез кала язулар, мәктәпләр ябылулар, тик торганнан алфавит алыштырулар татарның үз исем-фамилиясен ихтирам итмәвеннән, аны җиңел генә үзгәртүеннән килеп чыккандыр, шәт. Олы төзелешләр башланган Совет илендә Якуп - Яша, Гали - Гена, Маһинур- Маша, Наҗия - Надя, Гөлйөзем Гуляга әйләнгән чорлардан килә бит инде бу афәтләр… Бер танышымның кызы рус кешесенә кияүгә чыкты. Хатынын гел Фая дип кенә йөртә. "Фирүзә өйдәме?" - дип барып керсәң, "А кто это?" - дип сораган була. Әллә уйнап, әллә чынлап... Безне коммунистлар: "Кеше иң элек башкаларны уйларга, иле турында гына кайгыртырга тиеш, ул үз-үзен яратырга тиеш түгел", - дип өйрәттеләр.
Ә бит чынлыкта кеше иң элек үзен - үз исемен, үз фамилиясен, торган өен, әти-әнисен, туганнарын яратырга тиеш, ләбаса. Үз исем-фамилиясенең кадерен белгән кеше бар нәрсәнең дә кадерен белер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа