Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Сәҗдә

Мин Аллаһка ышанам!

Кадерле дуслар! Һәр кеше үз диненең нигезләрен өйрәнергә тиеш. Дин ул - тормыш кагыйдәләре. Бу уңайдан гади генә мисал китерергә була: юл кагыйдәләрен белмәгән шофер, иртәме-соңмы, һәлакәткә очрый. Ә тормыш кагыйдәләрен белмәүче яшәвеннән канәгать була алмас. Әйе, дин ул җирдәге бөтен нәрсәне барлыкка китергән Раббыбызга буйсынып, аның кушканнарын үтәп, тыелганнарыннан...

Кадерле дуслар! Һәр кеше үз диненең нигезләрен өйрәнергә тиеш. Дин ул - тормыш кагыйдәләре. Бу уңайдан гади генә мисал китерергә була: юл кагыйдәләрен белмәгән шофер, иртәме-соңмы, һәлакәткә очрый. Ә тормыш кагыйдәләрен белмәүче яшәвеннән канәгать була алмас. Әйе, дин ул җирдәге бөтен нәрсәне барлыкка китергән Раббыбызга буйсынып, аның кушканнарын үтәп, тыелганнарыннан тыелып яшәргә өйрәтә. Дин буенча яшәгән кеше ничек дога кылу, туклану, эшләү, ял итү, янәшәдәге кешеләр белән аралашу, тормыштагы төрле хәлләрдә үз-үзеңне ничек тоту һ.б.ларны белеп тора. Бу кагыйдәләрне үзенең иң кадерле һәм яраткан барлыгы Кешегә Аллаһы Тәгалә җиткергән. Шулай икән, һәр кеше үз тормышын Аллаһ кушуы буенча төзергә тиеш.

Бу кагыйдәләр кешелеккә Раббыбыз тарафыннан җибәрелгән Изге китапларда күрсәтелгән. Аллаһның кешелеккә иңдерелгән иң соңгы китабы - Коръән. Бу тормыш кагыйдәләрен кешеләргә аңлату өчен Аллаһ пәйгамбәрләр дә җибәргән. Җирдәге иң беренче пәйгамбәр Адәм галәйһиссәлам һәм иң соңгысы Мөхәммәд салләллаһу галәйһивәссәлам булган. Барлык пәй-гамбәрләр дә кешеләрне бердәнбер булган бөек Аллаһка буйсынырга һәм табынырга чакырганнар, үзләренә файда китерердәй гамәлләрне хупларга, ә зарар китерердәйләреннән тыелырга өйрәткәннәр. Шулай булганда, җирдәге фани һәм ахирәттәге мәңгелек тормышта бәхет-сәгадәткә ирешү вәгъдә ителгән.

Хөрмәтле өлкәннәр һәм балалар! Безнең борынгы бабаларыбыз Ислам дине буенча яшәгәннәр. Шуңа да тырыш, гадел, укымышлы, таза рухлы, матур кү-
ңелле, горур, зирәк булганнар. Дин-иманнарына куркыныч янаганда аны саклап калу өчен, торган җирләреннән карурман эчләренә, ерак далалар үзәгенә күченеп китеп, яңа авыллар һәм шәһәрләр торгызудан да курыкмаганнар. Динне яклау белән саклау өчен җаннарын да кызганмаган чаклары булган.

Дин-иманны ныгыту өчен халкыбызның мәгърифәтче уллары җиде диңгез артындагы илләргә барып, төпле белем алган. Гыйлемнәрен түкми-чәчми халкыбызга алып кайтып таратканнар алар: мәдрәсәләр ачканнар, балалар укытканнар. Курсави, Мәрҗани, Бубыйлар -
халкыбызның укымышлы, дин һәм мәгъ-рифәт тараткан шундый улларыннан.
Материаллар - "Фатиха" календареннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса