Каш ясыйм дип, күз чыгармыйк
Сүзем - зиратлар турында. Безнең Кодашта алар - икәү. Соңгы елларда зиратларны тәртипкә китерүдә бик күп эшләнде. Ихаталары алыштырылды, кирәк-яраклар куеп торырга вагоннар, салкыннарда, яңгырларда ышыкланыр урыннар да бар. Елына берничә мәртәбә өмәләр уздырып, зур карт тупылларны да кистеләр, азып таралган чаган, сиреньнәр дә тәртипкә китерелде. Аллага шөкер, бу өлкәдә...
Равилә АРСЛАНОВА.
Кодаш авылы.
Түбән оч зираты торак йортлар әйләнәсендә урнашкан. Көзнең бер матур көнендә кешеләр тагын өмәгә җыелдылар. Хатын-кызлар, шыпырт кына сөйләшеп, тимер ихаталарны буядылар, ир-атлар иске каберләрне зур агачлардан арындырдылар, аерым урыннарда өем-өем агачларны яндырдылар. Хәер, без монысына инде күнеккән. Ә менә өмәчеләрнең икенче бер гамәле түбән очтагыларны да, машиналарда узып китүчеләрне дә куркытты да, гаҗәпләндерде дә. Зиратның иске каберлекләр өлешендәге үләннәргә ут төрттеләр. Кипкән үләннәрне ут телләре ялмап алды. Йөгерек, җитез утка җил дә ярдәмгә килеп, күз ачып йомганчы зур бер мәйданда "җәһәннәм биюе" башланды.
Колач җитмәс киң ябалдашлы чал наратлар да каршы тора алмадылар утка. Сагызлы кәүсәләре, итәк-ботаклары уттан өтелгәндә әрнешкәннәрдер инде бигрәкләр лә нараткайлар...
Ут артыннан кап-кара җир, җир өстендә борынгы бабаларыбызның кыйшайган кабер ташлары һәм үлән пәрдәсеннән мәхрүм ителгән түмгәкләр... түмгәкләр... түмгәкләр калды.
Һичшиксез, начар ният тә юктыр монда, ә бары тик чистартырга исәпләп кенә эшләнгән гамәлдер бу (элек ул җирләрне чабып, үләнен җыеп алалар иде, үз каен-атам Хөҗҗәт тә күп еллар чистартып торды зиратның әлеге өлешен). Каш ясыйм дип, күз чыгару дигәндәйрәк килеп чыкты инде бу эш. Җир юрганы астында безнең борынгы бабаларыбызның каберләре бит монда, ә анда мәрхүмнәрнең җаннары кайтып йөрүен ишетеп тә, укып та беләбез, югыйсә.
Шушы урыннан ерак түгел генә җирләнгән Шәрәфетдин бабамның җаны әбием Бәдриямалның җанына куркып, чарасыз калып дәшкәндер бу мизгелләрдә. "Карчык, янабыз түгелме соң? Янабыз бит тагын!" (Нык, мул тормышта яшәгән бабамнар гаиләсе 1935 елның җәендә, авылда ут чыгып, бернәрсәсез торып кала.
Шушы хәсрәттән Шәрәфетдин бабам урынга егыла һәм шул ятудан тормыйча, җиденче көнне бакыйлыкка күчә. Ут, ялкын телләрен күрү, сизү аның җанына газаплыдыр һаман да, минемчә...
"Бурдан кала, уттан юк", - диләр. Ниятләребез нинди генә изге булмасын, алдын-артын тирәнтенрәк уйлап башкарасы иде эшләребезне.
Зиратыбыздагы әрвахларыбызның рухлары шат, бездән риза булып, тыныч йок-ласыннар. Ә безне - фани дөньядагылар-ны су, җил, ут бәлаләреннән саклап, һәрбарчабызга бәрәкәтле, игелекле тормыш бир, бер Аллам.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа