Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәҗдә

Бөгелмәдә Татарстан Республикасы көньяк-көнчыгыш төбәге мәчетләре командалары арасында мини-футбол турниры узды

Турнирда җиңүчеләр һәм катнашучылар призларга, истәлекле бүләкләргә лаек булдылар. 

Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган чаралар кысаларында, ТР казыятының көньяк-көнчыгыш төбәге мәчетләре командалары арасында “Интер” автоүзәге кубогына традицион мини-футбол ярышлары Бөгелмәдә тугызынчы тапкыр узды. Чарада республиканың көньяк-көнчыгыш төбәге казые Марат хәзрәт Мәрданшин, “Интер” автоүзәге” ҖЧҖ директорлар советы рәисе М. М. Заһиров, Бөгелмәнең Е. Ә. Тимерҗанов исемендәге “Юность” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Р. Н. Шәфигуллин, Бөгелмә, Ютазы, Азнакай, Баулы районнары имам-мөхтәсибләре һәм ТР казыятының көньяк-көнчыгыш төбәге мәчетләре имамнары катнашты.

Турнир Бөгелмә шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдиновның сәламләү сүзләреннән башланып китте:

– Спорт ярышлары анда катнашучылар өчен дуслыкны ныгыту һәм мөселманнарны актив яшәү рәвешенә җәлеп итүнең бик яхшы мөмкинлеге булып тора. Турнирда катнашучыларның һәммәсенә дә уңышлар телим, – диде ул үз чыгышында.

Турнир башланыр алдыннан Лениногорск шәһәренең “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы Габдераззак хәзрәт Гыймранов изге Коръән аятьләре укыды.
Марат хәзрәт Мәрданшин мөфти исеменнән барлык катнашучыларны сәламләде.
Ярышларда Лениногорск, Баулы, Бөгелмә, Азнакай, Карабаш, Урыссу командалары катнашты. Уен күрсәткечләреннән чыгып, нәтиҗәләр түбәндәгечә булды:

1нче урында – Бөгелмә мөхтәсибәте командасы;

2нче урында – Баулы мөхтәсибәте командасы;

3нче урында – Лениногорск мөхтәсибәте командасы.

Шәхси күрсәткечләр буенча Тимур Әхмәдов (Баулы) – иң яхшы капкачы; Гани Мамиров (Лениногорск) – иң яхшы һөҗүмче; Илмир Гәрәев (Бөгелмә) иң яхшы сакчы дип табылдылар.

Турнирда җиңүчеләр һәм катнашучылар призларга, истәлекле бүләкләргә лаек булдылар. 

Турнирны оештыруда ярдәм күрсәткән “Интер” автоүзәге” ҖЧҖ директорлар советы рәисе Мәгъсум Заһиров белән “Юность” спорт мәктәбе директоры Рөстәм Шәфигуллинга Бөгелмә мөхтәсибәте исеменнән Рамил хәзрәт ТР мөселманнары Диния Нәзарәте тарафыннан әзерләнгән Коръән мәгънәләренең татар теленә тәрҗемәсен – “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” китабын бүләк итте. Шунысы игътибарга лаек, Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителгән бу елда кубокларда һәм Дипломнарда символикалар да, язмалар да фәкать татар телендә язылган иде. Номинантлар шамаилләр, милли баш киеме – түбәтәйләр һәм шулай ук котлау сүзләре туган телдә язылган кубоклар белән бүләкләнделәр.

Күмәк спорт чарасы дога кылу һәм бәйрәмчә әзерләнгән төшке аш мәҗлесе белән төгәлләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса