Алай әйтергә ярамый!
1. "Уф, Аллаһ" дию... Аллаһы Тәгалә тәрбиягә мохтаҗ булган, инде картайган ата-анаңа карата да "Уф" дип тә әйтмәскә куша ("Әл-Исра" сүрәсе, 23 нче аять). "Уф" ымлыгы "туйдым сездән" мәгънәсенә ия бит. Шунлыктан: "Уф, Алла", - дип әйтү бер дә дөрес булмый. 2. "Иртәгә эшлим" димә! Берәр эш башлар алдыннан һичбер...
1. "Уф, Аллаһ" дию...
Аллаһы Тәгалә тәрбиягә мохтаҗ булган, инде картайган ата-анаңа карата да "Уф" дип тә әйтмәскә куша ("Әл-Исра" сүрәсе, 23 нче аять). "Уф" ымлыгы "туйдым сездән" мәгънәсенә ия бит. Шунлыктан: "Уф, Алла", - дип әйтү бер дә дөрес булмый.
2. "Иртәгә эшлим" димә!
Берәр эш башлар алдыннан һичбер вакытта да: "Мин моны иртәгә, һичшиксез, эшләячәкмен", - димә ("Әл-Кәһаф" сүрәсе, 24 нче аять). Аллаһы Тәгалә бу аятьне дәвам итеп: "Иншаллаһ (Аллаһ теләсә) дип әйт", -дигән. Әгәр дә: "Аллаһ теләсә, иртәгә эшләрмен", - дип әйтелсә, бу сүз дөрес һәм әҗерле була.
3. "Заманасы начар", - дип сөйләргә ярамый.
Замананы Аллаһ яралтучы. Ә Аллаһы Тәгалә яралткан нәрсәләрдә кимчелек булмый.
Идрис Галәветдиннең "Алай дип әйтмә, ярамый..." дигән китабыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа