Җәмгыять рубрикасы буенча яңалыклар
-
Бөгелмә районында 69 гаилә бәрәңге утырту өчен түләүсез җир участогы алды.
Елның авыр килүен һәм үзизоляция шартларының халык кесәсенә сугуын аңлап, Бөгелмә районында яшәүчеләргә ярдәм итәргә карар кылганнар һәм аларга бушлай җир участоклары тәкъдим иткәннәр.
-
Бөгелмә районында «Сугышның йөзе хатын-кызныкы түгел» технологиясен гамәлгә ашыру дәвам итә
«Сугышның йөзе хатын-кызныкы түгел» дигән социаль-гуманитар проектны тормышка ашыру кысаларында Бөгелмәнең «Салават күпере» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге Бөек Ватан сугышы ветераннарына, шул исәптән ветеран хатын-кызларга аерым игътибар бирә.
-
Бөгелмә шәһәренең мәктәпкәчә бүлеге методисты баланы балалар бакчасына ничек урнаштыру турында сөйләде
Татарстан Республикасында балаларны исәпкә кую һәм балалар бакчаларына кабул итү бары тик “электрон балалар бакчасы” автоматлаштырылган мәгълүмат системасы аша гына башкарыла.
-
Бөгелмә районы 13 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе өчен «Авыр тормыш хәлендәге укучылар белән эшләү үзенчәлекләре» вебинары
2020 елның 19-20 маенда ТР Мәгарифне үстерү институты тарафыннан, 2020 елда начар социаль шартларда эшләүче мәктәпләрдә белем бирүнең сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән чараларны тормышка ашыру кысаларында, ТР Бөгелмә муниципаль районының 13нче урта гомуми белем бирү мәктәбе белән берлектә, «катлаулы тормыш шартларында яшәүче укучылар белән эшләү үзенчәлекләре» дигән темага 4 сәгатьлек семинар-практикум (вебинар) үткәрелде.
-
Эзтабар якташыбыз
Кызыл Чишмә. 2017 ел, июль башы. Атна буе яуган яңгырлардан соң беренче чалт аяз искиткеч матур көн. Төрле төбәкләрдә яшәүче якташларыбыз иртә таңнан авылга – һәйкәл ачу тантанасына агыла.
-
Яшүсмерләр телендә алкоголь һәм тәмәкенең зыяны турында
Балигъ булмаганнар белән эшләү тәҗрибәсе күрсәткәнчә, күңелсез лекцияләр балаларга алкоголь, тәмәке тарту һәм наркоманиягә бәйлелекне кисәтүнең иң яхшы ысулы түгел.
-
Бөгелмә урамнарында яңа юл катламнары барлыкка киләчәк
2020 елда Бөгелмә муниципаль районы торак пунктларының асфальт өслекле гамәлдәге юл-урам челтәрен ремонтлау программасына шәһәрнең Димитров һәм Садовая урамнарын ремонтлау кертелгән.
-
Ураза гаете: коронавирус сәбәпле бәйрәм намазы онлайн-режимда узачак
Рамазан тәмамлану уңаеннан Гает (тантаналы гыйбадәт кылу) Татарстанда live-форматта узачак.
-
Татарстанлылар коронавирус аркасында Бөгелмәдә калган нерпаларга ярдәм итә
“Байкал нерпалары: судагы шоу” төркеме Татарстанга март башында гастрольләргә килгән. Бөгелмәдә программаларын күрсәтергә әзерләнгәндә, коронавирус пандемиясе башлана һәм алар бөтен үзизоляция вакытын шушында уздырырга мәҗбүр булалар.
-
Бөгелмә гаиләләре 1 403 азык-төлек җыелмасы алачак
Бөгелмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» республика акциясе тормышка ашырыла. Бүген 1 403 азык-төлек җыелмасы шәһәргә килде.
-
Барлык титуллардан да кадерлерәк - Мәрхәмәтле йөрәк
Яңа пешкән икмәккә караганда тәмлерәк, хуш ислерәк һәм күңелгә рәхәтлек бирә торган тагын нәрсә булырга мөмкин?
-
18 майда бөтен дөньяда Халыкара музейлар көне билгеләп үтелде.
Традиция буларак, бу көн алдыннан бөтен җирдә “Музейлар төне” акцияләре уза.
-
Талпаннарның активлашу чоры җитте, быел яз җылы килү сәбәпле, алар да гадәттәгедән иртәрәк уянды.
Гадәттә, канэчкеч бөҗәкләр урамда уңай температура булганда уянып чыга. Быел һава торышы март аенда ук кояшлы көннәре белән сөендерә башлады, шуңа күрә талпаннар да апрель аенда ук ауга чыкты.
-
Быел “Музей атналыгы”ның бер көне экология проблемаларына багышланды.
Бөгелмә туган якны өйрәнү музее климат үзгәрешләренә һәм алар белән бәйле проблемаларга үз карашлары белән уртаклаша.
-
Бөгелмәдә Илгизәр һәм Эльмира Вәлиевларны котладылар
Бүген, 15 май көнне, Бөгелмә шәһәренең "ТНГ-ГРУПП" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә, Халыкара гаилә көнен бәйрәм итү кысаларында, Илгизәр һәм Эльмира Валеевларны котлау тантанасы узды.