Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Яшьләр сараенда яшь парлар өчен коуч-квест узды

«Әйдә, өйләнешәбез» дигән чара шәһәр загсы белән берлектә оештырылды.

Коуч-квестның максаты-булачак гаилә парларын никахлашу үзенчәлекләре белән таныштыру.  

Яшь кешеләр никах образларының модалы күрсәтүен карадылар, ә бу йоланы уздыру үзенчәлекләре турында татар мәдәнияты үзәге директоры Алсу Мөкатдәсова сөйләде. Тантаналы рәвештә никах теркәүнең ничек узуы турында ГХАТ хезмәткәрләре сөйләде. Моннан тыш, булачак яшь парларга психолог Анастасия Новикованың киңәшләре дә бирелде. Ә йөклелекне планлаштыру һәм Аңлы ата-аналар турында парлар акушер-гинекология ярдәме буенча баш табиб урынбасары Ләйсән Хәкимова белән әңгәмә кордылар.

Чара уңай нотада һәм бер сулышта узды. Яшьләр файдалы мәгълүмат һәм якынлашып килүче вакыйга - яңа гаилә кору алдыннан менә дигән кәеф белән таралыштылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X