Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Яңалыклар

Әниләргә мәдхия 25 ноябрь көнне Татар мәдәният үзәгендә Әниләр көненә багышланган бәйрәм чарасы узды. Шәһәребезнең үзәк урамнарында "Курс-М" студентлар клубы һәм "Татарстан-Яңа гасыр" Бөгелмә территориаль бүлегенең иҗтимагый хәрәкәте вәкилләре барлык әниләрне бәйрәм белән котладылар. Алар ахырдан Татар мәдәният үзәгенә килделәр, чөнки нәкъ монда Әниләр көненә багышланган чара узарга тиеш иде....

Әниләргә мәдхия

25 ноябрь көнне Татар мәдәният үзәгендә Әниләр көненә багышланган бәйрәм чарасы узды.
Шәһәребезнең үзәк урамнарында "Курс-М" студентлар клубы һәм "Татарстан-Яңа гасыр" Бөгелмә территориаль бүлегенең иҗтимагый хәрәкәте вәкилләре барлык әниләрне бәйрәм белән котладылар. Алар ахырдан Татар мәдәният үзәгенә килделәр, чөнки нәкъ монда Әниләр көненә багышланган чара узарга тиеш иде.
Бәйрәмгә килүчеләрне җирле рәссам Я.Лукьяненконың рәсем күргәзмәсе җәлеп итте. Автор тамашачыларны шәхсән каршы алды һәм чын күңеленнән бәйрәм белән котлады.
Сәхнәдә исә "Ана даны-Материнская слава" медале белән бүләкләнгән әниләрне, күп балалы, тәрбиягә алынган һәм инвалид балалары булган әниләрне, аналыкны саклау һәм ныгытуга зур өлеш керткән хатын-кызларны олылау булды. Аларны, Бөгелмә муниципаль районы башлыгы исеменнән, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Л.Мөстәкыймова котлады.

Уңайлы мохит булдыру
Бүгенге көндә Татарстанда 326 мең инвалид кеше исәпләнә, аларның 14 меңгә якыны - балалар, 5,7 меңе - коляскада гына хәрәкәт итә ала торган,
9 меңләбе сукыр яки бик начар күрә, 5 меңгә якын кешенең ишетү органы зәгыйфь һ.б.
Кичә ТР Министрлар Кабинетында республика муниципаль берәмлекләре белән видеоконференция рәвешендә уздырылган брифингта Татарстанда инвалидлар өчен каралган уңайлыклар, аларга бәйле вәзгыять турында сүз барды. Белгәнебезчә, Бөгелмә муниципаль районы да "Уңайлы мохит" программасында катнаша, шул нигездә төрле җәмәгать урыннарында, транспортта һәм башка җирләрдә физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен уңайлы шартлар тудыру бурычы алга куела.

Аксакалыбыз истәлегенә
Хөрмәтле бөгелмәләр! Бүген Татар мәдәният үзәгендә атказанган мәдәният хезмәткәре, танылган журналист, актив җәмәгать эшлеклесе Дамир Сәет улы Асыловны искә алу кичәсе була. Кичә 14 сәгатьтә башлана.

Язучы белән очрашу
Хөрмәтле китап сөючеләр!
30 ноябрь көнне шәһәребезнең үзәк китапханәсендә популяр язучы Зифа Кадыйрова белән очрашу була.
Кичә 14 сәгатьтә башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса