Сессиядә Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе итеп Линар Рөстәм улы Закиров билгеләнде.
Л.Р. Закиров 1976 елның 13 октябрендә Бөгелмәдә туган. 1999 елда - Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтын тәмамлап, "юриспруденция"; 2011 елда "дөнья икътисады" белгечлекләре ала, шул ук 2011 елда ВПОның "Югары икътисад мәктәбе" фәнни-тикшеренү институты" филиалында "Стратегик менджмент һәм муниципаль идарә" программасын үзләштерә.
1996 - 1999 елларда - Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтында бүлек командиры; 1999 - 2001 елларда - РФ Эчке эшләр министрлыгының ТР криминалистика экспертизасы өлкәсендә Регионара милиция бүлеге бухгалтерия ревизияләре бүлекчәсе эксперты; 2001 -2003 елларда - өлкән укытучы - ТР Эчке эшләр министрлыгы сугышчан физик хәзерлек һәм спорт укыту-өйрәтү үзәгенең әхлакый-психологик тәэминат һәм шәхес үсеше төркеме мәдәни үзәге директоры;
2003 - 2009 елларда - РФ Эчке эшләр министрлыгы ТР Мәдәният үзәге начальнигы; 2009 - 2011 елларда - Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе; 2011 елның октябреннән - "Иске шәһәр" префектурасы җитәкчесе.
"За доблесть в службе", "За службу в милиции" медальләре һәм башка дәүләт бүләкләре белән бүләкләнгән.
Өйләнгән. Улы бар.