Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Яңа иҗтимагый киңлек: шәһәр сулыгы янындагы территория ничек үзгәрде

2021 елда Бөгелмә М. Җәлил урамы буенча урнашкан шәһәр сулыгына якын территорияне төзекләндерү проектының беренче этабын тормышка ашыра.

Проект 2020 елда «Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр» федераль конкурсының җиңүчесе булып тора. Грант суммасы - 80 млн. сум.

Территорияне төзекләндерү 2 этапта башкарыла. 2021 елда тормышка ашырыла торган беренче этап Техника йорты артындагы территорияне һәм үзәк сулыкның уң ярын үз эченә ала. Бүген төзекләндерүнең беренче чираты тәмамлану стадиясендә. Төп подрядчы оешма - "Жилсервис" ҖЧҖ.

Проект кысаларында иҗтимагый фикер алышулар үткәрелде, халык белән бергә территорияне функциональ яктан баету эшләре башкарылды. Төп бурыч - актив ял итү өчен зона булдыру.

Бүгенге көндә төзелеш-монтаж эшләре тәмамланган, кече архитектура формалары буенча тәэмин ителеш аз гына калган. Шәһәрнең баш архитекторы Артем Цокур билгеләп үткәнчә, төзелеш эшләре башланыр алдыннан төп мәсьәлә территориядә әзерлек эшләрен тормышка ашыру, аерым алганда – җылылык челтәрләрен күчерү, иске электр тапшыру линияләрен демонтажлау, чүп үләннәре, авыру агачлар территориясен чистарту, кронлау, шулай ук чүп-чар җыю һәм чыгару.

"Без бу эштә ярдәм күрсәткән предприятиеләргә рәхмәт белдерәбез", - дип билгеләп үтте Артем Цокур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса