Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Ветераннар – игътибар үзәгендә

Элек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек буенча оештыру комитеты кварталга бер генә тапкыр җыелса, хәзер эшләнгән эшләр турында ешрак сөйләшәчәкләр. "Истәлекле датага кадәр вакыт аз калып бара. Башланган эшләрне вакытында тәмамларга кирәк", - ди шәһәр мэры Илдус Касыймов.

Хакимиятнең матбугат хезмәте.
Социаль яклау идарәсе хезмәткәрлә-ре 2000нән артык ветеранның торак шартларын тикшергәннәр. Шуңа нигезләнеп, ярдәмгә мохтаҗларның фатирларында ремонт эшләре башкарылачак.
Тыл хезмәтчәне Зоя Федорова фатир ишеген алыштыру өчен матди ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Аның үтенече игътибарсыз калмый. Шәфкатьлелек фондының махсус "Җиңү" счетыннан ки-рәкле сумма бүлеп бирелә. Зоя Федорова инде яңа ишекле булган һәм шәһәр җитәкчелегенә рәхмәт сүзләрен юллый.
Оештыру комитетына кергән һәрбер җитәкченең вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарырга тиешле үз бурычы бар. Шәһәрнең баш архитекторы Мәңгелек Дан мемориалын реконструкцияләү өчен җаваплы. "Бөгелмә колхозчысы" самолетының күчермәсен тәртипкә китерү өчен бүлеп бирелгән акча гына җитәрлек түгел. Моның өчен 6 миллион сум кирәк, әлеге эшкә Бөгелмә электр насослары заводы керешәчәк.
Депутат һәм эшмәкәрләр ярдәме белән районның авыл җирлекләрендә һәйкәлләрне реконструкцияләү эше башланган. Наратлы авыл җирлегенең Петровка авылында һәм Яңа Сумаро-ковода яңа һәйкәлләр торгызылырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса