Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Вакытыннан алда тавыш бирү хокукыннан һәр татарстанлы файдалана ала

*Рәсми хәбәр 14 сентябрьдә Татарстанда мөһим вакыйга - ТР Дәүләт советына депутатлар сайлау узачак. Бу тавыш бирүләрнең әһәмияте бәяләп бетергесез: асылда, бу сайлаулар Татарстандагы сәяси тотрыклылыкны саклау һәм социаль-икътисади үсеш курсын алга сөрүче Президент Рөстәм Миңнеханов курсын хуплау турындагы референдумга тиң. Әмма һәрбер кешенең дә нәкъ ул көнне сайлау участогына...

*Рәсми хәбәр

14 сентябрьдә Татарстанда мөһим вакыйга - ТР Дәүләт советына депутатлар сайлау узачак. Бу тавыш бирүләрнең әһәмияте бәяләп бетергесез: асылда, бу сайлаулар Татарстандагы сәяси тотрыклылыкны саклау һәм социаль-икътисади үсеш курсын алга сөрүче Президент Рөстәм Миңнеханов курсын хуплау турындагы референдумга тиң.

Әмма һәрбер кешенең дә нәкъ ул көнне сайлау участогына барып тавыш бирү мөмкинлеге булмавы ихтимал, шуңа күрә дә алдан сайлау өчен шартлар тудырыла.

Сайлау көнне ниндидер җитди сәбәпләр аркасында (отпуск, командировка, уку яки эш режимы туры килмәү, дәүләт, яисә җәмәгать вазифаларын үтәү, сәламәтлеккә бәйле проблемалар һ.б.) яшәү урынында булмаячак һәм сайлау участогына килә алмаячак сайлаучыларга алдан тавыш бирү мөмкинлеге бирелә. Шәһәрдән читкә китү шулай ук җитди сәбәп санала.

Вакытыннан алда тавыш бирү 2014 елның 3 - 9 сентябрендә - территориаль сайлау комиссияләрендә, ә 10 - 13 сентябрьдә урындагы сайлау участокларында уздырыла. Эш көннәрендә - 16 сәгатьтән - 20, ял көннәрендә сәгать 8дән 16 сәгатькә кадәр.

Вакытыннан алда тавыш бирү графигын ТР Үзәк сайлау комиссиясе раслый, кайбер территорияләр өчен аерым вакыт билгеләнүе дә ихтимал.

Алдан сайлаган очракта сайлаучы комиссиягә гариза яза, паспортын күрсәтә, сәбәбен бланкка кулдан яза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса