Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Вакцинация дәвам итә

Яңа коронавирус инфекция үз позицияләрен бирми. Барыбызны да инфекциядән коллектив иммунитет кына яклый ала. Ул прививкадан соң формалаша.

Вакцинация процедурасы чирленең авыр агуын булдырмаска мөмкинлек бирәчәк. Бу очракта кеше гомерен һәм сәламәтлеген куркыныч астына куймый. Кызганычка каршы, дөньядагы бер генә вакцина да авырудан йөз процентлы яклауны гарантияли алмый. Әмма медицина тикшеренүләре күрсәткәнчә, авырган вакытта вакциналаштырылган кеше аны җиңел формада күчерә. Прививка ясатучылар арасында авыручылар саны аз түгел.

Вакцинациядән соң беренче ике тәүлектә тән температурасы күтәрелүе (38,5 градуска кадәр), тән һәм баш авыртуы, укол урыны ялкынсынып тору, арыганлык булырга мөмкин. Гадәттә, табиб киңәшләрен тыңлаган очракта, бу билгеләр 2–3 көн эчендә бетә.

Вакцинацияне Бөгелмә шәһәренең Октябрь урамының 20 йортында урнашкан хастәханәдә бушлай ясатып була. Үзең белән паспорт, ОМС полисы

һәм СНИЛС алып бару зарур.

Тулырак мәгълүматны түбәндәге телефоннар аша белеп була.

8(85594) 3-90-38; 8(85594)4-27-48

Социаль дистанцияне үтәү һәм биналарда битлек кию, прививкадан соң да кирәк! Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз! Сәламәт булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса