Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Ут афәте

7 июнь көнне Бөгелмә шәһәренең Подгорная урамындагы шәхси йортта янгын чыга. 12 сәгать 28 минутта шул хакта хәбәр алынуга, вакыйга урынына башта - янгын сүндерүчеләр, аннары "Бөгелмәгаз", БСМП, шәһәр электр челтәре, эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре җибәрелә. Янгын сүндерүчеләр урынга барып җиткәндә, (12 сәгать 37 минутта) йортның эче, чардагы һәм түбәсе...

7 июнь көнне Бөгелмә шәһәренең Подгорная урамындагы шәхси йортта янгын чыга.

12 сәгать 28 минутта шул хакта хәбәр алынуга, вакыйга урынына башта - янгын сүндерүчеләр, аннары "Бөгелмәгаз", БСМП, шәһәр электр челтәре, эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре җибәрелә.

Янгын сүндерүчеләр урынга барып җиткәндә, (12 сәгать 37 минутта) йортның эче, чардагы һәм түбәсе дөрләп яна торган була. Янгын сүндерүчеләрне каршы алган йорт хуҗасы өйдә беркем дә юклыгын әйтә. 19 минут дигәндә ут тәмам сүндерелә. Янгын нәтиҗәсендә өйнең эче, түбәсе нык зыян күрә.

- Афәтнең сәбәбе - электр җиһазларының техник яктан эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозуда, - дип хәбәр итә Бөгелмә районы янгын күзәтчелеге бүлеге өлкән тикшерүчесе Д. Артемьев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса