Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Уңайлы мохит

Бөгелмәлеләр киләсе елда тәртипкә китеререләчәк иҗтимагый киң-лекләр һәм ишегаллары өчен тавыш бирүне дәвам итәләр.

Моны эшләүдә шәһәр халкына ирек-ле ярдәмчеләр дә актив ярдәм итә.
Волонтерлар тавыш бирүчеләргә территорияләрне төзекләндерү темасына үткәрелгән сораштыруда ничек катнашырга мөмкин булуын аңлаталар.
– Хәзер мәгълүмати кампания бара, – дип сөйли Бөгелмә муниципаль районының ирекле ярдәмчелек үсеше координация үзәге җитәкчесе Наталья Кулагина. – Волонтерлар 30 апрельдән 30 майга кадәр ял һәм бәйрәм көннәрендә шәһәрнең иң җанлы урамнарында объектлар өчен тавыш бирү турында халыкка хәбәр итәләр. Алар махсус белешмәлекләр тараталар. Бу кәгазьләрдә уңайлы булсын өчен, сораштыру уза торган сайтка сылтама белән кьюар-кодлар бастырылган. Ярдәмчеләрнең күбесе мондый кампаниядә беренче тапкыр гына катнашмый, алар гамәлләр алгоритмын белә шуңа да  эштә бернинди кыенлыклар тумый.
Исегезгә төшерәбез, тавыш бирүгә Сәйдәш урамындагы сквер, Муса Җәлил урамындагы Хәким буасы, Ленин урамы тирәсендәге скверлар белән (Җәлил урамыннан алып Радищев урамына кадәр), Җәлил урамы (Ленин урамыннан Нефтьчеләр урамына кадәр), Ленин урамындагы Айдын скверы, Гафиятуллин урамы (Энгельс урамыннан алып вокзал борылышына кадәр), Карабаш бистәсенең Кызыл Армия урамындагы үзәк парк тәкъдим ителә.

ХАЛЫК АРАСЫНДА СОРАШТЫРУ
 “Бөгелмә авазы” газетасы социаль челтәрләрдә үткәрелгән сораштыруга карасаң бөгелмәлеләрнең мәхәббәтен “Хәким буасы” яулаган, аның өчен 37% тавыш бирелгән. Популярлык буенча икенче урынны Гафиятуллин урамы (Энгельс урамыннан алып вокзал борылышына кадәр) һәм Ленин урамы тирәсендәге скверлар белән (Җәлил урамыннан алып Радищев урамына кадәр) – 17шәр% тавыш җыйдылар. Өченче урында унар процент тавыш белән – Сәйдәш урамындагы сквер һәм Җәлил урамы (Ленин урамыннан Нефтьчеләр урамына кадәр). Соңгы урыннарда 5 һәм 4 процент тавыш җыйган Карабаш бистәсенең Кызыл Армия урамындагы үзәк паркы һәм Ленин урамындагы Айдын скверы.
Җиңүче объектлар “Торак һәм шәһәр мохите” милли проектының “Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру” Федераль проекты кысаларында төзекләндереләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса