Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы гаилә терлекчелек фермаларына ярдәм программасы буенча конкурс үткәрә

Документлар һәм гаризалар 19 апрельдән кабул ителә (Казан, 18 апрель, «Татар-информ»). ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «2015 - 2017 елларга Татарстан Республикасында крестьян (фермер) хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү» ведомство программасында катнашучы крестьян (фермер) хуҗалыкларын конкурс нигезендә сайлап алуны уздыру турында игълан итә. Гаризалар һәм документлар эш көннәрендә...

 

Документлар һәм гаризалар 19 апрельдән кабул ителә

(Казан, 18 апрель, «Татар-информ»). ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «2015 - 2017 елларга Татарстан Республикасында крестьян (фермер) хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү» ведомство программасында катнашучы крестьян (фермер) хуҗалыкларын конкурс нигезендә сайлап алуны уздыру турында игълан итә.

Гаризалар һәм документлар эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре тарафыннан кабул ителә: 420014, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеев ур., 36 йорт, 3 кат, 309 бүлмә.

Документлар һәм гаризалар 2016 елның 19 апреленнән 10 маена кадәр кабул ителә.

Грант бирү тәртибе һәм документлар рәвешләре турындагы мәгълүмат түбәндәге адрес буенча урнаштырылган: http://agro.tatarstan.ru/rus/podderzhka-semeynih-zhivotnovodcheskih-ferm-s.htm.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса