Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Тиздән чәчү сезоны

Бөгелмә районы язгы чәчүгә әзерме? Бу хакта авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илдар Имәгыйлев җиткерде. Нәкъ менә бүген кыр эшләренә әзерлек бар куаткә барырга тиеш. Республиканы, районны азык-төлек белән тәэмин итү мөһим урын били, шуңа күрә дә техника, чәчү культуралары, ашламалар барысы да бүген әзер булырга тиеш. Чәчү мәйданының...

Бөгелмә районы язгы чәчүгә әзерме? Бу хакта авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илдар Имәгыйлев җиткерде.

Нәкъ менә бүген кыр эшләренә әзерлек бар куаткә барырга тиеш. Республиканы, районны азык-төлек белән тәэмин итү мөһим урын били, шуңа күрә дә техника, чәчү культуралары, ашламалар барысы да бүген әзер булырга тиеш.

Чәчү мәйданының структурасы формалаштырылган. Быел районда чәчүлек җирләре 61 740 гектарга тигез. 32 013 гектарга бөртекле культура, 10 878 гектарга техник культура һәм 3 103 гектарга терлек азыгы чәчү планлаштырылган. Быел басым югары маржиналь культураларга биреләчәк. Кукуруз, рапс һәм көнбагыш чәчү мәйданының 18 процентын алачак.

9 мең гектар җиргә уҗым чәчелгән, бу күрсәткеч, 2016 елгыга караганда, күпкә югары. "Ләкин утырткан вакытта дымлылык аз булды, шул сәбәпле алар үсеп китә алмый калгандыр дигән курку бар. Шуңа күрә язгы чәчү 2 мең гектарга артачак, ә бу, үз чиратында, өстәмә чыгымнар дигән сүз", - дип белдерде Илдар Исмәгыйлев.

Авыл хуҗалыклары алдында зур бурычлар тора: уҗымнарны карау, язгы чәчү, аларны саклап үстерү һәм парны контрольдә тоту. Әлеге эшләрнең башкарылу дәрәҗәсеннән финас күрсәткеченең нәтиҗәлелеге тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса