Тик бәхетле генә булсыннар!
Узган 2016 елда Бөгелмә ЗАГСында 1 327 сабыйның: 701 малайның һәм 626 кызның дөньяга килүе теркәлгән. Шуларның 469ы гаиләдә - беренче, 614е - икенче, 192се - өченче булып, 50се өч яки аннан күбрәк баласы булган гаиләдә туган. Ике очракта баланың гаиләдә ничәнче булып тууы турында мәгълүматны әйтергә теләмәгәннәр. Узган елда...
Узган 2016 елда Бөгелмә ЗАГСында 1 327 сабыйның: 701 малайның һәм 626 кызның дөньяга килүе теркәлгән. Шуларның 469ы гаиләдә - беренче, 614е - икенче, 192се - өченче булып, 50се өч яки аннан күбрәк баласы булган гаиләдә туган. Ике очракта баланың гаиләдә ничәнче булып тууы турында мәгълүматны әйтергә теләмәгәннәр. Узган елда Бөгелмә 14 игезәккә баеган. Шуларның берсендә генә - ике җенес балалары.
Бөгелмә үзәк район хастаханәсенең бала тудыру йортында узып киткән 2016 елның соңгы сабые иртәнге 9 сәгать 40 минутта дөньяга килгән. Бала тудыру йорты өлкән акушеры хәбәр иткәнчә, малай 3 кило 560 грамм авырлыкта, буе 54 сантиметр. Ә яңа 2017 елның беренче сабые исә - 3 кило 350 грамм авырлыктагы 54 сантиметр кыз. Ул бу дөньяда, Кремль курантлар сугып 5 минут вакыт узуга аваз сала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа