"Сәүдә челтәренә чыкканчы, заводлар ипине 25-25 сум 40 тиен бәягә сата. Дәүләт ипи заводларына, аз булса да, субсидия бирә. Узган ел бу сумма 45 миллион сумны тәшкил иткән иде. Акча зур түгел, әмма шулай да "социаль ипи"ләргә хак артмады", - диде министр урынбасары.
Аның сүзләренчә, әлеге ипиләрнең үзкыйммәтләре 25 сумнан артып китә. Моңа он бәясе, эшчеләрнең хезмәт хакы, технологик чыгымнар, транспорт чыгымнары керә.
1 килограмм бодайдан ничә килограмм он чыгуы белән дә кызыксынучыларга ул: "Берәүгә дә сер түгел һәм болар инде мәгълүм әйберләр. Өченче класс бодайдан 47 процент югары сортлы, 28 процент беренче сортлы он чыга. Икмәк бәяләре безнең контрольдә, алар югары дип әйтмәс идем. Дәүләттән күрсәтелгән ярдәм ул хакларны арттырмас өчен күпмедер чара булып тора. Әмма ягулык бәяләре үсү сатып алу бәяләрен арттыруга китерә", - дип нәтиҗә ясады.