Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстан мәктәпләрендә полиция эшли башлаячак

1 сентябрьдән республика мәктәпләрендә муниципаль полиция хезмәткәрләре эшли башлаячак. Бу турыда республиканың Эчке эшләр министрлыгының матбугат бүлеге хәбәр итә. Әлеге эш урыны балигъ булмаганнар белән эш итүче бүлек булышлыгы белән барлыкка килгән. Хәзерге вакытта 800 инспектордан торган бүлек оештырыла. Аның составын күбесенчә отставкага киткән полиция хезмәткәрләре тәшкил итәчәк. Алар зур...

 

1 сентябрьдән республика мәктәпләрендә муниципаль полиция хезмәткәрләре эшли башлаячак. Бу турыда республиканың Эчке эшләр министрлыгының матбугат бүлеге хәбәр итә.

Әлеге эш урыны балигъ булмаганнар белән эш итүче бүлек булышлыгы белән барлыкка килгән. Хәзерге вакытта 800 инспектордан торган бүлек оештырыла. Аның составын күбесенчә отставкага киткән полиция хезмәткәрләре тәшкил итәчәк. Алар зур уку учреждениеләрендә эшләячәк. Шунысы игътибарга лаек, бу эшне Татарстан Россиядә беренчеләрдән тормышка ашыра.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса